Йорт хайваннары кешеләрнең тиешле кайгыртуына һәм игътибарына лаек. Дүрт бүлектән торган күргәзмә этләр, мәчеләр, балыклар һәм кошлар турында күп кенә файдалы мәгълүматларны чагылдырды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият, һичшиксез, яраткан хайваннарны тиешенчә карау һәм үстерү кагыйдәләрен үзләштерергә ярдәм итәчәк. Яшь укучылар үзләренең хайваннары турында фикер алыштылар. Көн дәвамында китап укучыларга хайваннар турындагы табышмаклар һәм кроссвордлар чиштеләр.
.
.
Порывы ветра могут достигать 15-20 м/с.
По сообщению Единой дежурно-диспетчерской службы, сегодня ночью на территории района ожидаются туман, а днем и вечером 4 августа грозы с кратковременными усилениями ветра 15-20 м/с.
Шушы бәйрәм көнендә үзенең хәрби хезмәтен Илебез иминлеген саклауга багышлаган кыю егетләребезне бәйрәм белән тәбрик итәбез!
Сезгә, якыннарыгызга һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар телибез. Бәйрәмнәребезне һәрвакыт аяз, имин күк йөзе астында каршыларга язсын!
Бүгенге көндә татар атлары белән Татарстаннан Алтайга юл тотучы егетләр Свердловск өлкәсендә. Иртәгә алар Төмәнгә барып җитәчәк. Җиңел юл телибез сезгә, егетләр!
1 август көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсендә балалар шагыйре, прозаик Роберт Миңнуллинның тормышына һәм иҗатына багышланган әдәби сәгать үткәрелде. Яшь укучылар шагыйрьнең биографиясе, аның игелеккә чакыручы, эчкерсезлек, дөреслек, ата-анага, туган җиргә мәхәббәт кебек матур хисләр тәрбияләүче шигырьләре белән таныштылар. Шулай ук балалар өчен презентация һәм кечкенә китап күргәзмәсе дә балаларга тәкъдим ителде.