Иске Җөри авылы модель китапханәсендә Баландыш төп мәктәбе укучылары өчен экскурсия үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре кунакларны яңа китаплар белән таныштырдылар, яңа мәгълүмати ресурслар турында сөйләделәр. Алар китапханәнең заллары, китап фонды, вакытлы басмалар белән таныштылар. Китапханәдә укучылар өчен докладлар, проектлар, хәбәрләр, презентацияләр язу өчен кулланыла торган компьютерлар бар. Шулай ук биредә укучылар мәктәптә бирелгән өй эшләрен дә башкару, китаплар уку белән беррәттән, төрле кызыклы интеллектуаль уеннар да уйный алу мөмкинлеге турында белде.
Иске Җөри авылы китапханәчеләре Рузалия Гильмутдинова һәм Хабибуллина Нурия чишмәләрне барлау һәм чистарту максаты белән, балалар белән авылдагы «Изге чишмәгә» экскурсия оештырдылар. Бу сәяхәттә китапханәчеләр балаларны чишмәнең тарихы белән таныштырдылар, балалар белән чишмә тирәсеннән чүпләрне җыештырдылар һәм чишмәнең саф суыннан авыз иттеләр.
Теләче урта мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды. Бәйрәм чарасында район җитәкчелеге дә катнашып, үзенең теләкләрен җиткерде. Мәктәп елларының күңелле вакыйгалары егет, кызлар күңелендә яшьлекнең якты хәтирәсе булып сакланыр.
Наша страна во все времена славилась сильными духом людьми. Чувство патриотизма и любви к Родине неотъемлемая черта людей всех поколений, всех национальностей.
2023 елның 27 июнендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары С.В. Павлов бәяләрне, тарифларны билгеләү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк.
19 июнь көнне МКУ «Мәгариф бүлеге» залында балаларны юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә интеграцияле өйрәтү буенча «Спорт борылышлары» республика смотр-конкурсының муниципаль этабы нәтиҗәләре буенча бүләкләү булды.
Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре Шакирова Г.И - 1нче урынны, Биккинина Р. Р. – 3нче урынга лаек булдылар. Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
19 июнь көнне “Кояшкай” ял лагерында “Хәтер һәм матәм көне”нә багышланган чаралар уздырылды. Укучылар белән Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янына экскурсия оештырылды; “Сугыш балалар күзаллавында” темасына рәсемнәр ясалды, укучыларга сугыш темасына кинолар күрсәтелде, сугышка багышланган шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды. Көн ахырында балалар белән “Хәтер шәме” кабызылып, Бер минут тынлык уткәрелде.
16-17 июньдә Казанда өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбиров җитәкчелегендәге" Алга " Теләче командасы 2023 елгы сезонда 2010-2011 елгы егетләр арасында "Күн туп" яшь футболчыларның республика ярышларының финал этабында катнашты һәм 2 урынны алды. Беренче урында-Казан,өченчедә-Зәй.4 урын-Чистай, 5-Яшел Үзән, 6-Алабуга. Команданы һәм тренерны зур уңышлары белән котлыйбыз!
Алар яңа китаплар белән таныштылар, елның истәлекле даталарын искә төшерделәр. Кызыклы әкиятләр укыдылар һәм сорауларга җавап таптылар.
Дөньядагы һәркем китапларның иң яхшы дуслар икәнен белә. "Ак каен" балалар мәктәп яны лагереның бүгенге көне нәкъ менә шушы темага багышланган иде. Тәрбиячеләр балаларга китапларның безне рухландыруын, тормышны якты хисләр белән тутыруын аңлаттылар. Китапханәче белән бергә балалар әкиятләр иленә мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар, "Җөмләне тәмамла!" уены уйнадылар, кроссвордлар чиштеләр. Балалар бүгенге көннән бик канәгать калдылар.