ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2023 ел
сишәмбе

«Ак каен» лагеренда мәктәпнең туган якны өйрәнү музеена  танып белү экскурсиясе үткәрелде. Җитәкчеләр балаларга туган як тарихы, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, Әфганстандагы сугыш турында сөйләделәр. Балалар экспонатларны рәхәтләнеп карадылар. Музейда безнең  әби -бабайлар кулланган эш кораллары  тупланган. Иске көнкүреш электроникасы җыелган: стереомагнитофоннар, телевизорлар, радио. Музейда  экскурсиядә  булу балаларда истәлекле хатирәләр  калдырды.

 Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан Шармыш авыл китапханәсендә «Чтение против наркотиков» дигән сәламәтлек дәресе үтте. Чара барышында яшь укучылар кеше сәламәтлегенә тискәре йогынты ясаучы факторлар белән таныштылар. Балалар спорт турында табышмакларны чиште, “Это мне по плечу», «Походка спортсмена» ярышларында көч сынашты. Ахырда катнашучыларга бүген, иртәгә һәм һәрвакыт сәламәт булырга ярдәм итүче белешмәлекләр бирелде. Шулай ук әлеге чарага  китапханәдә наркоманиянең зарары турында «Жизнь прекрасна - не рискуй напрасно!» исемле  китап күргәзмәсе оештырылды.

16 июнь көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары белән «Без - патриотлар, без Россия балалары!» дигән рәсем конкурсы үткәрделәр. Китапханәчеләр балаларны Россия көненә багышланган патриотик рәсемнәр ясарга чакырды.

Ел саен үткәрелә торган традициягә әверелгән «Китапстан» җәйге Китап марафоны быел яңа масштабларга ия булды. Хәзер проект Татарстанның барлык китапханәләрен берләштерә.

Балалар тирән хөрмәт хисе белән яраткан укытучылары турында сөйләделәр, мәктәп тормышыннан истәлекләр һәм күңелле хикәяләр белән уртаклаштылар, шигырьләр укыдылар. Уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар. Катнашучыларга аеруча шпаргалкалар турында «Халыкара студентлар зирәклеге» шаярту уены бик ошады, аның барышында балалар үзләренең конфетларын шпаргалкалар итеп яшерделәр, соңыннан алар үзләрен яшь шагыйрьләр конкурсында сынадылар.

Олы  Мишә  урта  мәктәбе  лагеренда балалар  туган  ягыбызның  табигате  белән  танышалар, табигатьтә үз-үзләрен  тоту  кагыйдәләрен  экологик  проблемаларны  чишү  юлларын өйрәнүне  дәвам  итәләр. Бу  чаралар  аша  балаларны  табигатьне  яратырга, үсемлек һәм  хайваннарга  карата  игътибарлы булырга  өйрәтәбез.

15 июньдә Биектау шәһәрендә 2010-2011 елларда туган егетләр арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабының соңгы матчы узды.

Бу яңа тәҗрибәләр, танышулар һәм яңа ачышлар чоры. Шуларны истә тотып, Шармыш авылы китапханәсендә "Книжки на прогулке" дигән исем астындагы чарада һәркем китап иленә кызыклы сәяхәт итә алды. Җәйге уку программасы кысаларында китапханәгә килүчеләр «Летом с книгой я дружу» әдәби уенында катнаштылар. Биредә викторинада катнашырга, яраткан әсәр буенча рәсем ясау һәм әдәби кроссвордлар чишү тәкъдим ителде.

Быел күрсәтелгән хезмәтләр өчен медицина оешмаларына күчерелгән акча күләме 146 млн. сумнан артык тәшкил итте. Акча йөклелеккә һәм балалар тууга бәйле күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүгә юнәлдерелде.

Кем генә булмасын: төрле батырлыклар күрсәткән каһарманнар, танылган галимнәр, ил башлыклары да үзләренең ирешкән уңышлары белән, беренче чиратта, үз укытучыларына бурычлы.  2023 ел - Россиядә Укытучы һәм остаз елы. Укытучы һәм остаз елының бурычы — бу һөнәргә игътибар юнәлтү, укытучыларыбызга тиешле хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә яшьләрнең педагогикага кызыксынуын арттыру да бит әле.  Шул уңайдан 15 нче июнь көнне  китапханәдә ветеран укытучы Талип абый Аскаров белән  «Укытучы һөнәре - мәңгелек хезмәт» дигән  исем белән очрашу уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International