ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Казаклар авыл китапханәсе укучылар өчен сәламәтлек сәгате уздырды. Мәктәп укучылары китапханәче белән бергә сәламәтлек иленә юл тоттылар. Чара барышында китапханәче балаларга һәр кешенең үз сәламәтлеген үзе булдыручы булуын һәм шуңа күрә кечкенәдән үк физкультура белән шөгыльләнү, ныклап тырышу һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү бик мөһим булуын сөйләде. Сүз уеннары, сорау һәм җаваплар минуты үткәрелде, сәламәтлек һәм спорт турында табышмаклар чишелде.

Узган атнада районда һәм авылларда халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән игенче хезмәте белән тыгыз бәйләнгән, сабан эшләре төгәлләнгәч зур тантана итеп үткәрелә торган милли бәйрәмебез - Сабантуйлары гөрләп узды. Әлеге бәйрәмдә китапханәчеләр дә актив катнашты.

"Ак каен" балалар сәламәтләндерү лагеренда "Күңелле стартлар" дигән спорт ярышлары узды. Командаларга йөгерү, сикерү, туп белән эстафеталар кебек кызыклы конкурслар тәкъдим ителде. Балалар тизлек, җитезлек, командада эшләү осталыгы буенча ярыштылар. «Күңелле стартлар» да катнашып, балалар үзләрен бер зур спорт гаиләсе итеп хис иттеләр! Ярышлар чын мәгънәсендә спорт, сәламәтлек һәм шатлык бәйрәменә әверелде.

"Ак каен" җәйге сәламәтләндерү лагеренда "Юлларда куркынычсызлык" конкурсы узды. Конкурс уен формасында үтте. Чара  барышында балалар бирелгән сорауларга җавап бирделәр, теләп уйнадылар. Көн спорт мәйданчыгында практик биремнәрне үтәү белән тәмамланды. Велосипедлар эстафетасында катнашып, балалар юл йөрү кагыйдәләрен  белүләрен  практикада   күрсәттеләр.

Шундыйларның берсе - халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган. Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, Бөтендөнья татар конгрессының Теләче җирле бүлекчәсе тарафыннан оештырылган “Татар милли киеме” район бәйгесендә Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш. ”Этнографик костюм” номинациясендә 1 урынга лаек дип табылды.

Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Илебезнең төп байлыгы – аның күпмилләтле халкы. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк.

Бүген зурлар төркем балалары белән «Минем Ватаным — Россия!» тематик атнасы кысаларында ил символикасы, Россияне данлаган кешеләр турында әңгәмә уздырылды, мәктәпкәчә яшьтәге балалар Россия Федерациясе территориясендә яшәүче халыкларның уеннары һәм традицияләре белән таныштылар. Тәрбияче Минһаҗева Г.Р. «Россия буйлап сәяхәт итәбез»дигән интерактив уен-презентация оештырды.

Теләче муниципаль районының балаларны сәламәтләндерү- белем бирү (профильле) үзәгендә тәрбияләнүчесе, Теләче төп мәктәбе укучысы Гыйльмиев Илмир(җитәкчесе – Гатиятов Р.Р.) терәк – хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр арасында өстәл теннисы буенча Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр ярышларында катнашты.Уеннар нәтиҗәләре буенча Илмир 4 урынны алды.

Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.

Шармыш авыл китапханәсендә «Я твой друг и ты мой друг» дип исемләнгән мәгълүматлы һәм мавыктыргыч сәгать узды. Халыкара дуслар көненә җыелган балалар табышмакларны чиштеләр, мәкальләрнең мәгънәсен аңлаттылар, сүз уенында катнаштылар, кешенең уңай сыйфатлары турында сөйләштеләр. Барлык балалар да әкиятләр һәм андагы геройларны яхшы белүләре белән сөендерде. Чарада  Борис Заходерның "Без дуслар" шигыре укылды, "Как живешь?”, «Это я, это я, это все мои друзья», «Отгадай литературного героя» кебек уеннар уйнады.

Казаклар авылы китапханәсе бакчасында “Кулчатыр астында китапханә” дип исемләнгән җәйге уку залы үзенең эшен башлап җибәрде. Ачык һавада китап уку кызыклы һәм файдалы. Үтеп баручы һәр кеше китап укучы булып языла ала. Саф һавада утырып ял итү, газета-журналлар, яңа кайткан китаплар белән танышу күпләрне битараф калдырмас дип ышанасы килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International