Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тыл ветераннарын һәм сугыш чоры балаларының өйләренә барып бәйрәм белән котлап, хәлләрен белешеп бүләкләр тапшырдылар. Аларга сәламәтлек, иминлек, күңел күтәренкелеге теләделәр. Сугыш чоры балалары хезмәткәрләрне шатланып каршы алды. Сугыш һәм сугыштан соңгы авыр ачлык еллары турында алар күз яшьләре аша сөйләделәр, әби-бабаларын, әти-әниләрен, фронтта һәм тылда һәлак булган абый-апаларын искә алдылар. Котлау сүзләре өчен алар җылы сүзләр әйттеләр, акыллы тормыш киңәшләрен бирделәр, аларга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре, аларны онытмаулары, хәлләрен белешеп торулары, күңел җылысы бүләк итүләре өчен чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.
Чөнки никадәрле югалтулар, ачы кайгылар һәм сынаулар аша бирелгән ул бәйрәм безгә. Без, хәзерге чор балалары, аяз күк йөзе астында, тыныч тормышта яшәвебез белән бәхетлебез. Әби-бабаларыбыз кичергән авырлыкларны башка беркемгә һәм беркайчан күрергә язмасын иде. Шундый теләкләр белән 4нче май көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә балалар арасында “Без тынычлык яклы” дип исемләнгән рәсем ясау бәйгесе үткәрелде. Әлеге чара балаларда халкыбызның үткәненә булган игътибарны үстерүгә һәм Бөек Җиңү көненең әһәмиятен аңлатуга юнәлтелде.
4 май көнне Теләче балалар китапханәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган “Сугыш турында минем яраткан китабым” дигән иншалар бәйгесе оештырылды. Ул Теләче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары арасында үтте. Вакыт уза, данлы һәм фаҗигале вакыйгаларның шаһитлары сирәгәя бара, әмма Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләр буыннан-буынга тапшырылып сакланырга тиеш. Җиңү көненнән соң күп еллар узса да, китаплар һәм тарихи документлар әлеге вакыйгаларның шаһиты булган буынның батырлыгын мәңге онытмас. Иң яхшы инша язучы авторлар бүләккә, грамота һәм рәхмәт хатына ия булдылар. Барлык конкурсантларга да катнашучы сертификаты тапшырылды.
4 май көнне Теләче балалар китапханәсендә “Укучының мәдәни көндәлеге” Республика проектының район этабына йомгак ясалды.
Бөек Җиңүнең шатлыгы еллар дәвамында буыннан буынга, әби-бабайдан, онык-оныкчыкларга тапшырылып килә. 3 май көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә Җиңү көненә карата “Хәтерләрдә уелып калган көннәр” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә китапханә фондында булган сугыш темасын чагылдырган тарихи һәм әдәби китаплар тәкъдим ителде.
Уен физик, психик, интеллектуаль һәм, әлбәттә, эстетик яктан үсә. Балалар көнкүреше һәм фольклоры һәрвакыт өлкәннәрнең көнкүреше һәм фольклоры белән бәйле булган. Балалар уйнап үсә. Ишегалдында һәм бүлмәсендә, урамда һәм елга ярында алар уеннар уйныйлар. Авыл балаларында бу борынгы уеннар булырга мөмкин, алар күбрәк уеннарны әби-бабаларыннан белгәннәр. Һәр уенда диярлек гади, һәр балага ачык көйләрдә башкарыла торган уен җырлары бар. Балаларга борынгы уеннарны өйрәтү максатыннан Олы Мишә авылы китапханәчесе мәктәп белән берлектә тематик дәрес үткәрде.
Кукчә авылы территориясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт алды. Акция барышында катнашучылар урамда үтеп баручыларга тасмалар тараталар, Георгий тасмасының төсләре нәрсә аңлата һәм аны ничек дөрес бәйләргә кирәклеге турында сөйләделәр. Георгий тасмасы - хәтер, хөрмәт һәм рәхмәт символы. Акциядә берләшмәгә йөрүчеләр һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Миллионлаган кеше үз теләге белән Георгий тасмасын — хәтер, буыннар бәйләнеше һәм хәрби дан символын киемгә беркетә, Ватан өчен көрәшкән каһарманнарыбызга карата үз хөрмәтләрен, Бөек Җиңү өчен бөтен халык горурлыгын күрсәтә.
2023 елның 3 маенда, Бөек Җиңүнең 78 еллыгы алдыннан, «Җиңү агачы утырт» Бөтенроссия акциясе кысаларында, Шәтке авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче 1 алма агач, 3 сирень, 1 карлыган утырттылар. Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган һәр агач — буыннар бәйләнеше символы: тамырлардан, чыганаклардан — бездән балаларыбызга калачак.
3 май көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә, Җиңүнең 78 - еллыгы уңаеннан, “Җиңү кайтавазы мәңгелек” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдәге укучыларыбыз игътибарына тәкъдим ителгән китаплар Бөек Ватан сугышында катнашучылар Ватан өчен, Туган ил өчен нинди батырлыклар кылганын, аларның аяусыз көрәшләрен, сугыш вакытындагы тормыш, көнкүреш вакыйгаларын сөйли.
Бу сугыш кырларында һәлак булганнар турында изге истәлек.