ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы алдыннан Шәтке  авылы мәдәният хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларына куелган һәйкәл янын җыештырдылар. Узган елгы коры үләнне, яфракларны җыеп алдылар. Буяу белән буядылар һәм агачлар утырттылар. Һәйкәлне төзекләндерү -сугышта  үлгәннәр  алдында, аларның батырлыгы һәм ныклыгы алдында  хөрмәт. Хезмәт нәтиҗәсен күрү бик күңелле булды, һәркем бу эшкә үз җылысының бер өлешен кертте, һәлак булган сугышчылар һәйкәле янындагы чиста территория тирә-юньдәгеләрне  сөендерә, һәр җирдә чиста һәм матур.

Георгий тасмасы Бөек Ватан сугышында Җиңү символы һәм Ватаныбызны яклаган кешеләр турында хәтер булып тора. “Георгий тасмасы” - Җиңү, батырлык, кыюлык һәм үз-үзеңне корбан итү, Бөек Ватан сугышы елларында туганнарыбызга төшкән газапларның символы. Барлыгы өч кара һәм ике кызыл-сары сызык, ә алар артында миллионлаган тормыш һәм батырлык. 

  5 май көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре  берләшмәләргә йөрүче балалар белән   Георгий тасмасы ярдәмендә брошкалар ясадылар.

  Әлеге чара Бөек Ватан сугышының тарихын саклап калу, безнең өчен гомерләрен кызганмаган әби-бабаларыбыз белән горурлану, үзебезнең аларның варислары булуыбызны онытмау максатыннан үткәрелә.

Сугыш турында истәлекләрне без өлкәннәр сөйләвеннән һәм китаплардан укып кына белә алабыз. Китаплардагы  истәлекләр безне 1941 елда башланган фаҗигале көннәрдән алып 1945 елгы Җиңүгә чаклы озата бара.

Аның максаты - Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе уңаеннан бәйрәм атмосферасын булдыру, яшь буынга традицияләрне тапшыру, Бөек Ватан сугышында һәлак булган ветераннарны искә алу.

Теләче районы китапханәчеләре Бөек Җиңүнең 78 нче елын каршылап,  «Җиңү тәрәзәләре» патриотик акциясендә катнашты һәм тәрәзәләрне Җиңүнең төп символлары: йолдызлар, тасмалар, язулар, шарлар, чәчәкләр һәм күгәрченнәр белән бизәде. Акциядә катнашу - илебез өчен гомерләрен биргән геройларга һәм Җиңүне якынайтуда ярдәм иткән тыл хезмәтчәннәренә ихлас рәхмәт белдерү.

Шармыш авыл китапханәсе Ватанның батырлык үткәненә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан Самара региональ балалар китапханәсе үткәргән «Читаем детям о Великой Отечественной войне» халыкара акциясенә кушылды.

Балалар иҗат үзәге түгәрәкләренә йөрүче балалар  Җиңү  көне  алдыннан  “Җиңү   тәрәзәләре ”  Бөтендөнья  акциясенә    бик теләп катнаштылар.                    Алар  үз  сыйныф  бүлмәләренең  тәрәзәләрен  тынычлык  күгәрченнәре   фигуралары, котлау  язулары, бәйрәм   открыткалары  белән  бизәделәр. Укучыларның иң  зур  теләге  сугышның  тиз  көннәрдә  тәмамлануы, күкләребезнең  аяз һәм  тыныч  булуы.

5 май көнне Теләче балалар китапханәсе ел саен үткәрелә торган “Балаларга сугыш турында укыйбыз” XIV нче Халыкара акциясенә кушылды. Акция балаларның укуына ярдәм итү өчен булдырылган зур масштаблы чара.

Олы Мишә урта гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары районның туган якны өйрәнү музеенда булдылар.  Теләче музее үзебезнең төбәкнең бай һәм  кызыклы тарихын чагылдырган экспонатлар белән безне бик сокландырды. Укучыларыбыз үзләре өчен бик файдалы һәм бай материал белән кайттылар.

4 май көнне Сауш авыл китапханәсендә Җиңү көненең төп атрибутларының берсе булган «Георгиевская лента» брошкасын ясау буенча осталык дәресе үткәрелде. Очрашуда катнашучылар бу символның барлыкка килү тарихы белән танышып: тасма төсләренең нәрсә аңлатканын белделәр. Аларга Георгий тасмасын ничек дөрес тагарга кирәклеге турында аңлатылды. Ул чыннан да халык хәтеренең, әтиләрнең һәм бабайларның батырлыкларына хөрмәт символы булсын өчен, күкрәкнең сул ягында гына, йөрәк янында куелырга тиешлеге әйтелде.

Бу сугыш кырларында һәлак булганнар турында изге истәлек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International