ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Быел  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы билгеләп үтелә. Совет халкының фашистлар Германиясен тулысынча  җиңүгә ирешүенә 78 ел  вакыт үтте. 9 Май алдыннан Олы  Мишэ урта гомуми белем бирү мәктәбендә Җиңү көненә багышланган чаралар узды. 8 май көнне мәктәбебез укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Геройларга мәңгелек дан” дигән чарада катнаштылар.

Татарстан Республикасында балалар регбисын популярлаштыру, шулай ук балаларны физик культура һәм спорт белән актив шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан 4 майда "Батыр" спорткомплексында " Уенда бул!» дип исемләнгән тег-регби буенча спорт ярышы булып узды. Укучылар өчен яңа спорт төрендә МБГБУ-Олы Мишә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3 класс командасы катнашты. Балаларга уенның яңа төре ошады, алар көндәшләре белән бик теләп ярыштылар һәм яхшы уен күрсәттеләр. Алга таба да спорт уңышлары аларга !

5 май көнне Баландыш төп мәктәбенең 2-4 нче сыйныф укучылары, тренерлары Заббаров А.Ф. җитәкчелегендә,  район күләмендә үткәрелгән тэг-регби уенында катнашып, мактаулы III урынны яуладыоар. Укучыларны бу җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз һәм алдагы спорт ярышларында да зур уңышлар телибез!

Георгий тасмасы халкыбызның Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы һәм ныклыгы символы булып тора. МББУ – Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбе укучылары да «Георгий тасмасы» акциясенә кушылдылар.

 6 май көнне Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Олы Нырсы авылы китапханәчесе  укучы балалар  белән "Бабама Җиңү өчен рәхмәт!" исеме астында кул эшләре конкурсы үткәрде. Конкурсның төп максаты - үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, балаларда һәм яшьүсмерләрдә Бөек Ватан сугышы тарихы белән кызыксыну уяту, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү иде.

5 көнне Олы Нырсы авыл җирлеге биләмәсендә, мәдәният хезмәткәрләре катнашында һәйкәл яннарын җыештыру буенча өмә булып үтте. Һәйкәл яннары чүп-чарлардан арындырылды, һәйкәл агартылды, коймалар буялды, чәчәкләр утыртылды. 

Ул 2010 елдан бирле  9 май алдыннан үткәрелә. Акция укуга җәлеп итүче зур масштаблы чараларның берсе, аның максаты - балаларда һәм яшүсмерләрдә гражданлык һәм патриотизм тәрбияләү.

Әлеге билгене дөрес итеп беркетү һәм тагу буенча киңәшләр бирелде.
 Гергий тасмасы – дөньяны фашизмнан саклап калу өчен һәлак булганнар истәлегенә дан, ветераннарга карата хөрмәт билгесе, Бөек Җиңү өчен горурлык һәм фронт өчен барлык көчләрен биргән кешеләргә рәхмәт хисләрен аңлата.

5 май көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсе «Балаларга сугыш турында укыйбыз - 2023» Халыкара акциясенә кушылды. Әлеге акциянең әйдәп баручысы һәм оештыручысы булып Самара өлкә балалар китапханәсе тора. Әлеге акциянең максаты -сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү. Китапханәдә балаларга М.Җәлилнең “Кызыл ромашкалар”, “Сандугач һәм чишмә”, “Бүреләр”, “Моабит дәфтәрләре”, З.Зәйнуллинның “Сугыш алды малайлары” һәм Фатих Кәрим әсәрләре укылды.

Кара сызыклар – төтенне, ә кызыл-сарылары - утны символлаштыра. Ә биологлар мондый төсләр комбинациясе кисәтү дип раслый, дәүләт чикләрен бозучы һәркем җитди каршылык алачак. Алар бу тасманы куркыныч юлбарыс һәм кечкенә булса да, бик куркыныч бал кортлары белән чагыштыралар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International