Алан урта мәктәбендә "Хисләр белән ничек дуслашырга?», “Бергә булу", "Үзебез белән идарә итәргә өйрәнәбез» дигән темага сыйныф сәгатләре үткәрелде. Әлеге тәрбия сәгатьләрен сыйныф җитәкчеләре “Психология атналыгы” кысаларында үткәрделәр.
24 апреля группа «Фантазия» Образцового детского коллектива «Сюрприз» (руководитель Баева Зиля Рафаилевна) Центра детского творчества участвовала в Республиканском фестивале кряшенской культуры «Сайра, сайра, сандугач», посвященного кряшенскому литератору, поэту и драматургу, общественному деятелю - Давиду Григорьевичу Григорьеву – Саврушевскому, проведенного в рамках Года педагога и наставника в Российской Федерации и Года национальных культур и традиций в Республике Татарстан и награждены дипломом I степени.
24 апрель көнне Казанда Роберт Миннуллин исемендәге Республика күләмендә ”Шигърияткә сәяхәт”бәйгесе үтте. Бу бәйгедә безнең Баландыш төп мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Гыйләҗева Тәнзилә катнашты Ул 8-11 яшь төркемендә “Шагърияткә адымнар” номинациясендэ Җиңүче исеменә лаек булып, Диплом һәм кыйммәтле буләк белән буләкләнде. Аны уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз!
22-23 апрельдә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә бадминтон буенча яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында « Татарстан Республикасы шәхси Кубогы» ның 2 этабы узды. Әлеге ярышларда өстәмә белем бирү педагогы Заббаров Алмаз Фоат улы җитәкчелегендәге 6 бала катнашты.
24 апрельдә Балалар иҗат үзәге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан «Памяти павших будем достойны» дип исемләнгән район фәнни-гамәли конференциясе узды. Укучылар өч номинация буенча көч сынаштылар, алар: сәнгатьле уку , тикшеренү эшләре конкурсы, рәсемнәр конкурсы. Тикшеренү эшләре һәм сәнгатьле уку конкурсларында җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнделәр. Рәсемнәр конкурсында катнашкан укучыларга грамоталар таратыла.
2023 елның 22 апрелендә Казан шәһәрендә Теләче муниципаль районының балаларны сәламәтләндерү- белем бирү (профильле) үзәгендә тәрбияләнүчесе, Теләче төп мәктәбе укучысы Илмир Гыйльмиев (җитәкчесе - Р.Р. Гатиятов) өстәл теннисы буенча терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган юниорлар арасында Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча Илмир 3 урынны алды.
Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.
23 апреля 2023 года обучающие ДООЦ под руководством педагога дополнительного образования Рамиля Расиповича Гатиятова приняли участие в Первенстве СОШ «Идель» г.Казань по настольному теннису.
По итогам игр Ахваров Амиль занял 1 место.
20-21 апрель көннәрендә Болгар шәһәрендә 2008-2009 елгы яшүсмерләр арасында мини - футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогына ярышлар узды, анда өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбиров командасы катнашты. Команда составы: Абдуллин Самир, Ибраһимов Илназ, Ибраһимов Дилюс, Исмәгыйлев Самир, Фатихов Руслан, Антонов Альмир, Зәйнетдинов Альмир, Зәйниев Риназ.
Безнең команда 1 нче урынны алды.
2022 елның ноябрь аенда башланып киткән чарада барлыгы 153 уен уйналган. Лигада тугыз команда - Теләче, Регион 16, Иске Җөри, Югары Кибәхуҗа, Олы Мәтәскә, Шәтке, Саба районы Мишәбаш авылы җыелма командасы, Питрәч районының Питрәч һәм Пимәр авылы командалары катнашты. Турнир таблицасы буенча Регион 16, Теләче, Мишәбаш, Югары Кибәхуҗа командалары финалда ярышты. Бүгенге ярышларда җиңү яулаган Регион 16 хоккей командасын тәбрикләргә Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов та килгән иде.
Саба районы Мишәбаш авылы җыелма командасы, Югары Кибәхуҗа командалары икенче, өченче урыннарны бүлеште. Җиңүчеләргә күчмә Кубок, акчалата премия һәм медальләр тапшырылды.
Апрель – чисталык һәм тәртип булдыру вакыты,ә шимбә өмәсе-буыннарны берләштерүче изге традиция. 22 нче апрель көнне Баландыш төп мәктәбендә шимбә өмәсе үткәрелде. Шимбә өмәсендә мәктәп укучылары, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр дә катнашты.