ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Велосипедта һәм роликларда йөрү өчен светофор сигналлары нәрсәне аңлата, юлларда үзеңне ничек дөрес тотарга?  Бу хакта безнең тәрбияләнүчеләргә ЮХИДИнең яшь ярдәмчеләре – Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбенең ЮИД отряды искә төшерде, алар безгә балалар бакчасына остазы Р. Р. Гатиятов белән кунакка килделәр. Мәктәп укучылары, ә кайберләре безнең балалар бакчасы  чыгарылыш тәрбияләнүчеләр дә иде, яшь инспекторларның матур формасында, юл билгеләре макеты белән коралланып, балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган  чыгыш күрсәттеләр.

Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, үз халкының үткәнен яхшы белә. Халкыбызда борын-борыннан җиде буын әби-бабаңа кадәр үз нәселеңнең буыннарын күңелдән белү һәм нәсел шәҗәрәләрен кәгазьгә теркәү гадәте булган.

Шагыйрьнең китаплары балаларны туган як матурлыгын, яхшылыкны күрергә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өнди.

Милли мәдәниятлар һәм традицияләр елы уңаеннан Алан авыл китапханәсе укучылары өчен  «Энҗе чәчтем, энҗе җыям» дип аталган татар халык авыз иҗатына багышланган  әдәби круиз үткәрелде.

Ел саен 18 апрельдә Россиядә, дөньяның күп кенә илләрендәге кебек үк, Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне билгеләп үтелә. 18 апрель көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Һәйкәлләрдә халык хәтере» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде.

Теләче үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Яшь гаилә» кызыксындыру клубына йөрүчеләр белән татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның иҗатына багышлап «Ядкәрләрдә Тукай рухы» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр.

Күп балалы аналар пенсиягә вакытыннан алда, ягъни пенсия яшенә җиткәнче чыгарга мөмкин. Әлеге контекстта сүз биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар турында бара. Алар 50 яшендә пенсиягә чыгарга хокуклы. Шул ук вакытта дүрт һәм өч баласы булган  әниләр  пенсиягә 56 һәм 57 яшьтә чыга ала. Бүген Татарстанда 17 меңгә якын хатын-кыз иминият пенсиясен вакытыннан алда ала.

Яз табигатьнең уяну вакыты гына түгел, ә чисталык һәм тәртип урнаштыру вакыты да, ә өмәләр яхшы традиция. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бердәм коллектив булып экологик өмәдә катнаштылар.

Иске   Җөри  урта мәктәбе базасында «World Skills  Tuliachi-2023» ярышлары үтте. Безнең балалар бакчасыннан "Пешекче эше - ресторан сервисы" компетенциясендә зурлар төркеме тәрбияләнүчеләре Галләмова З. С., Фәтхуллина С. А. (тәрбиячесе Биккинина Р. Р.), мәктәпкә әзерлек төркеменнән Шәймәрданова А. А., Хафизов А. Ф. (укытучы-логопед Шәймәрданова М. Н., тәрбиячесе Хафизова А. Р.), “Декоратив-гамәли сәнгать» компетенциясендә Рудина Е. А. (тәрбиячесе Ибраһимова А. Р.) катнаштылар.Тәрбияләнүчеләр төрле тәмле ризыклар һәм аш-су эшендә белемнәре, шулай ук матур композицияләре белән сөендерделәр. Барлык катнашучылар грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр!

Казаклар авылы китапханәсендә татар шагыйре, язучы Мәхмүт Хөсәеннең тууына 100 ел тулуга багышланган "Шигърият мәйданында" әдәби сәгать узды. Чарада катнашучылар язучы тормышының һәм иҗатының төп этаплары белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International