Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре 2023 ел - Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан балалар белән “Гаиләмнең кадерле ядкаръләре” дигән хәтер кичәсе үткәрделәр һәм ул гаилә ядкарьләренә багышланган иде. Безне, ерак бабаларыбыз белән тоташтыручы булып торган ядкарьләр – ул серле. сандыкларда сакланган сөлгеләр, чулпылар, калфаклар, күп гаиләләрдә өйнең иң кадерле урынында сакланган Коръән, шамаиль, савыт-саба һ.б. Болардан тыш, күп гаиләләрдә гаилә ядкаре булып фотолар тора. Әлеге әйберләр белән балалар бик кызыксындылар, сораулар биреп күп мәгълумат тупладылар.
Мәхмүт Хөсәенов (Мәхмүт Хафиз улы Хөсәенов) күренекле татар шагыйре һәм язучысы, Татар АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында катнашучы, 1923 елның 15 апрелендә хәзерге казах өлкәсенең Джанкой районы Орда авылында эшче гаиләсендә туган.
1 апрельдән Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык башланды. Санитар-экологик икеайлык белән бергә 1 апрельдән «Экояз 2023» республика акциясе старт алды. Ул 1 апрельдән 31 майга кадәр узачак. Әлеге акциягә кушылып, Айдар авыл китапханәчесе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре өмә оештырдылар, авыл мәдәният йорты, китапханә территорияләрен һәм юл кырыйларын чүптән чистарттылар, коелган яфракларны җыйдылар.
Бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан, Лениногорск шәһәренең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсе апрель дәвамында “Әллүки” исемле регионара онлайн - фестиваль уздыра.
Иске Җөри авыл модель китапханәсендә “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән «Матбугат дөньясында" дип исемләнгән библиофреш үткәрелде. Әлеге библиофрешның максаты балаларны газета-журналларны укуга җәлеп итү, уку культурасын күтәрү, укучылар китапханәгә килә торган “Сабантуй”, “Салават купере” журналлары битләре буенча виртуаль сәяхәт ясадылар. Бу кызыклы һәм мавыктыргыч журналлардагы рубрикалар, мәкальләр белән якыннан таныштылар. Шигырь, хикәя, әкиятләрдән өзекләр укыдылар, кроссвордлар чиштеләр. Библиофреш кызыклы һәм нәтиҗәле узды.
Теләче мәктәбендә Татарстан Республикасы Рәисенең ярдәмчесе ,“Алдынгылар хәрәкәте” гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге Советы рәисе Сөләйманов Тимур Җәүдәт улы белән очрашу узды.Әлеге очрашуда Баландыш төп мәктәбеннән актив укучылар,мәктәп директоры Хуҗин Й.Р.,тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Минһаҗева Л.М., педагог-оештыручы Мөбарәкшина Ф.Г. катнашты.
Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары арасында “Тукай язы” дип аталган шигырь бәйгесе үткәрелде. Балалар шагыйрьнең әсәрләрен яттан сөйләделәр.Китап күргәзмәсе ярдәмендә Тукай иҗаты белән якыннанрак таныштылар.Чара ахырында балалар “Туган тел” җырын башкардылар.
Теләче үзәк китапханәсендә Пушкин картасы буенча мәктәп укучыларына “Сүзнең тылсымлы көче” дип исемләнгән мастер-класс булып узды. Мастер-класс вакытында сүзнең көче, матур итеп сөйләм теленең тормыштагы әһәмиятле роль алып торуы турында сөйләнелде. Дөрес сулыш алу, иреннәргә, телгә гимнастик күнекмәләр практик өлештә күрсәтелде. Мастер классны Татарстаннның атказанган мәдәният хезмәткәре, Теләче җирлекара китапханәсе директоры Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы үткәрде.
Г.Тукай иҗаты –даһиларга хас булганча, бетмәс-төкәнмәс хәзинә. Еллар узган саен без аның иҗатына күбрәк тартылабыз, укучыларыбыз аның әсәрләрен укый, әкиятләрен сәхнәләштерәләр.
Шуңа күрә бу көнне мәдәни мирасны саклау һәм яклау белән бәйле төрле чаралар үткәрелә. Бу вакыйгага Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көненә багышланган “Хәтер сагында һәйкәлләр” дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Чараның максаты - укучыларны бу көннең барлыкка килү тарихы белән таныштыру, укучыларда туган якка әхлакый-патриотик хисләр булдыру, һәйкәлләргә һәм истәлекле урыннарга хөрмәт тәрбияләү, аларның матурлыгын саклау.