ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2023 елның 19 апрелендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.


12
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Теләче 2нче балалар бакчасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем һәм тәрбия бирү алымнары" дигән тема астында белемнәрен күтәрү курсларында укучы тәрбиячеләр өчен республика семинар-практикум узды. Семинарда Саба, Теләче районнарыннан килгән тәрбиячеләр катнашып, семинар темасын яктырткан шөгыльләр карадылар, чыгышлар тыңладылар һәм үзара эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышлап Үзәк авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Книга и спорт – движение вперед!» дигән сәламәтлек сәгате узды. Катнашучылар әзерләнгән тематик күргәзмәдәге дөрес туклану, дару үсемлекләренең дәвалау көче, физкультура белән шөгыльләнү, озак еллар сәламәтлекне ничек саклап калу турында китаплар белән танышты. Чарада сәламәтлеккә уңай тәэсир итүче гадәтләр белән беррәттән начар гадәтләрнең зыяны турында да сөйләшенде. Теләүчеләр теннис һәм башка хәрәкәтчән уеннар уйный алдылар.

12 апрельдә бөтен дөнья авиация һәм космонавтика көнен билгеләп үтә. Бу -кешенең космоска беренче очышына багышланган истәлекле дата. Баландыш төп мәктәбендә физика укытучысы Шакирова Ә.З. тарафыннан Ю.А. Гагаринның космоска очуының 62 еллыгына багышланган чара оештырылды. Барлык укучылар да илебездә космонавтика һәм космик технологияләр үсеше турында күп төрле мәгълүмат алдылар, бу тематикага үз рәсемнәрен әзерләделәр. Мондый чараларны әзерләү һәм үткәрү балаларның белемнәрен баета.

Район авыл хужалыгында эшлэуче хужалыклардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара. 7 апрель  конне мондый чара Югары Кибэхужа авылында «Агрофирма «Чулпан» ЖЧШ дэ башкарылды.

Район авыл хужалыгында эшлэуче хужалыклардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара. 7 апрель  конне мондый чара Баландыш авылында Низамов М.Х. КФХ да башкарылды.

Мәгариф бүлегендә район мәгариф учреждениесе җитәкчеләре федераль белем бирү программасын, мәктәпкәчә белем бирүнең цифрлы белем бирү мохитен гамәлгә ашыру, Хезмәт министрлыгы сайтында реестрда теркәү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.      Киңәшмәдә мәгариф бүлеге методистлары Сәетова Анна Николаевна, Шөгаепова Галия Мөхәммәтгали кызы һәм ХЭК начальнигы урынбасары Хәбибуллина Екатерина Дмитриевна, балалар бакчалары мөдирләре чыгыш ясады. Фикер алышу мәсьәләсе буенча карар кабул ителде, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре эшчәнлеге өлкәсендәге кайбер агымдагы мәсьәләләр каралды.

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында  бүген 7 апрель көнне Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы мәгариф бүлеге белән берлектә “Асылташлар” районкүләм бәйгесен уздырды. Бәйгенең максаты- үсеп килүче буынның ата-бабаларыбызның тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуын арттыру,  гаиләгә, гаилә кыйммәтләренә аңлы мөнәсәбәт формалаштыру,  балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм милли мәдәниятнең төрлелеген ачып бирә торган халык традицияләренә якынаю.  Бәйге тәлапләре буенча, балалар  үзләре белән таныштырдылар, сәләтләрен күрсәттеләр. Һәр катнашкан бала дипломга һәм истәлекле бүләккә ия булды.

Сәламәтлекне саклау, сәламәт тормыш рәвеше алып бару кебек сорауларны кешеләр сәламәтлекләре какшый башлавын сизгәч ешрак бирә башлый. Көндәлек тормыш ыгы - зыгысында еш кына кеше үзе һәм үзенең сәламәтлеге турында оныта.

Урта Мишә авылы китапханәсендә, клуб белән берлектә Рамазан ае уңаеннан “Рамазан ае -мөбарәк булсын!” дигән исем астында очрашу үткәрелде, вәгазьләр укылды. Изге рамазан ае күңелләребез сафлануга, тәнебез сәламәтләнүгә, тормышыбызда бәрәкәт артуга сәбәп булсын, шәфкатьлелекне, изгелекне, яхшылыкны арттырсын. Бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International