ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Шәдке авылы мәдәният хезмәткәрләре "Әллүки" балалар бакчасында "Мойдодырда кунакта" дип исемләнгән  балалар өчен уен программасы үткәрделәр. Балалар "Сәламәтлек" иленә сәяхәткә чыктылар, шәхси гигиена, сәламәт туклану һәм катылану кагыйдәләре турында барысын да өйрәнделәр. Балалар  зур кызыксынуы белән чисталык һәм гигиенаны сакларга ярдәм итүче предметлар турында табышмаклар чиштеләр.

Сәламәтлек – ул кешегә табигать биргән иң зур байлык. Бу көн   сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен  һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Әлеге дата 1948 елдан бирле билгеләп үтелә. Шул уңайдан, 6 апрель көнне Айдар авыл китапханәсендә “Сәламәт яшәү рәвеше - озын гомерле булуга юл” дип  исемләнгән күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.

Шармыш авылы китапханәсендә «Почемучки» клубы балалары өчен «Береги свою планету, ведь другой на свете нет!» дигән экологик дәрес үткәрелде. Китапханәче чарада катнашучыларны "экология" сүзенең мәгънәсе белән таныштырды, шулай ук дөньядагы ​​барлык тереклекнең аерылгысыз бәйләнештә торуы, кешеләрнең табигатькә йогынтысы турында сөйләде. Чара барышында балалар табышмаклар чиштеләр, экологик викторинада катнаштылар, язның беренче хәбәрчеләрен рәсемгә төшерделәр. Очрашу ахырында балалар «С любовью к природе» күргәзмәсе белән танышып,  табигать турында серле китаплар дөньясына керделәр.

Район авыл хужалыгында эшлэуче хужалыклардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара. 6 апрель  конне мондый чара  «Август Телэче» ЖЧШ дэ башкарылды.

Кыштан соң табигать уяна,кар астында яткан чүп -чарлар баш калкыта башлый. Язгы кояшның җылысы астында бүген Иске Җөри балалар бакчасы коллективы,шулай ук балалар да ,территорияне бергәләп чүп-чардан арындыру максатыннан өмәгә чыкты.

 


11
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Район авыл хужалыгында эшлэуче хужалыклардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара. 7 апрель  конне мондый чара Югары Кибэхужа авылында «Агрофирма «Чулпан» ЖЧШ дэ башкарылды.

10-11 апрельдә Лениногорск шәһәрендә теннисчылар командасы (Зәйниев Риназ, Якупов Илдан, Кадыйрова Камилә, Заббарова Фәридә) Рамил Рәсип улы Гатиятов җитәкчелегендә физкультура - спорт юнәлешендәге өстәмә белем бирү оешмалары арасында Бөтенроссия ачык Спартакиадасының региональ этабы финалында катнашты.

   Ярышлар нәтиҗәләре буенча безнең теннисчылар 2 урынны алдылар.

10-11 апрельдә "Батыр" спорткомплексында 2010-2011 елгы егетләр арасында мини - футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогына ярышлар узды , анда өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбиров командасы катнашты.

 6 нчы апрель көнне Баландыш төп мәктәбе укучылары Теләче муниципаль районы башкарма комитетының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау секторы баш белгече.-Насибуллина В.Г. һәм МБОУ ДО ДООЦ психологы Баева А.Г. белән очраштылар. Бүгенге көндә һәр белем бирү оешмасы балаларның рухи һәм физик яктан сәламәт булуларына омтыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International