Борын-борын заманда кеше язның ничек килгәнен белмәгән. Ямьле, матур язны җылы яклардан каргалар алып килә дип ышанганнар. Чөнки яз март азакларында каргалар кайтканда җиткән. Шуның өчен карлар эреп ташулар киткәч, көртләр кимегәч, кырларда җир ачыла башлагач, халык зурлап, чәчү эшенә керешкәнче бәйрәм иткән.
Педагог ул фәннәрне өйрәтүче кеше генә түгел, ә рухи һәм әхлак башлангыч белемне бирүче дә. Укытучылар яшь буынны тәрбияләү буенча махсус гражданлык миссиясен үтиләр. 31 март көнне Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Укытучы - сез дөньяда мәңге сүнми торган яктылык” дип исемләнгән библиомикс уздырылды
Алар сине өйрәтәләр, тәрбиялиләр, алар белән сәяхәт итәсең, хыялланасың, уйланасың. Хәзерге вакытта китапларның бихисап булуы укучыларда сайлап алу кыенлыгы тудыра. Шуңа бәйле рәвештә укучылар өчен Иске Җөри модель китапханә хезмәткәрләре "Репертуар модного чтения" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырдылар. Күргәзмәдә төрле темаларга, жанрларга бүленгән китаплар урын алды. Китап укырга килгән укучылар кызыклы басмалар эзләү турында киңәш сорап күргәзмәдән дөрес файдалануны белделәр.
Олы Мишә урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Кошлар көне»нә багышланган чаралар үткәрелде. Әлеге чараларның максаты: әйләнә-тирә дөньяга кызыксыну формалаштыру, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү. 21 март көнне «Кошлар дөньясына сәяхәт», «Кошлар - безнең дусларыбыз» темасына сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары рәсемнәр конкурсында актив катнаштылар. Китапханәдә «Син кошларны беләсеңме? " дигән темага китаплар күргәзмәсе оештырылды.
Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. 31 март көнне Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән юл йөрү кагыйдәләренә багышланган әңгәмә-уен үткәрелде. Шөгыль вакытында балалар үзләренең белемнәрен искә төшерделәр, уеннар ярдәмендә белгәннәрен тагын да ныгыттылар.
Теләче урта мәктәбе базасында кече яшьтәге мәктәп балалары арасында “ Мин – эзләнүче” темасына эзләнү - тикшеренү эшләре һәм проектлар конкурсының йомгаклау этабы үткәрелде. Ул 4 юнәлеш буенча үтте: «Табигый фәннәр», «Төгәл фәннәр», «Кеше белеме», «Сәламәтлек культурасы». Конкурста 29 укучы көч сынашты.
Әлеге конкурса безнең районнан Олы Мәтәскә, Шәтке, Олы Нырсы мәктәпләреннән 5 укучыдан торган команда катнашты. Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Нигматзянов Данияр 3 нче урынга, Олы Нырсы урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Курочкина Алсу 3 урынга һәм Шәтке урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Шәйхиев Җәудәт 3 урынга лаек булдылар. Котлыйбыз!
Район авыл хужалыгында эшлэуче хужалыклардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара. 31 март конне мондый чара «Игенче» ЖЧШ дэ башкарылды.
Чарада житэкче Р.Р. Яхин, баш инженер Р.Р.Шакиржанов хэм тракторчылар катнашты.
Тикшеру вакытында трактор хэм арбаларнын тозеклеге, янгынга каршы жайланмалар, медаптечка, хэлэкэт вакытында куелучы билге, тэгэрэп китугэ каршы жайланма, арбаларда саклану тросларынын булуы каралды.
Тракторчыларнын таныклыгынын вакыт аралыгы хэм идарэ ителуче техникага тиеше категориясе булуы тикшерелде.
Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгын бәйрәм итү кысаларында Иске Җөри авылы модель китапханәсе китапханәчеләре балаларны «Китап белгече» дип исемленгән әдәби уенга чакырдылар. Чара балаларның китапка кызыксынуын арттыруга, балаларны укуга җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Балалар әдәби әсәрләр буенча мавыктыргыч сәяхәт кылдылар, күңелле уеннар уйнадылар, хәйләкәр табышмакларга җавап бирделәр, уен-викторинада яраткан әкиятләрен искә төшерделәр. Ә "Бу юллар кайсы китаптан алынган?" конкурсы иң күп китап укучы балаларны билгеләргә ярдәм итте. Әлеге чара балаларның күңелләренә хуш килде һәм уңай тәэсир калдырды.
Апас бистәсендә өстәмә белем бирү педагогы Илнар Камил улы Нәҗметдиновның егетләр командасы, 2014 елда туган егетләр арасында мини – футбол буенча Татарстан Республикасы футбол Федерациясе кубогында катнашты. Команда составы: Мараков Ильяс, Даутов Самат, Закиров Рафиль, Исмәгыйлев Рәсүл , Саттаров Адель, Гыйльфанов Раян, Майсурадзе Захар, Исмәгыйлев Турал, Мөхәммәтҗанов Дилюс.
Уеннар нәтиҗәләре буенча безнең егетләр 2 нче урынны алды.