ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2023 ел
дүшәмбе

Олы Мишә урта мәктәбендә "Гаилә кыйммәтләре" темасына "Мөһим сөйләшүләр" дәресе үтте. Укытучылар, гаилә традицияләренең бер гаилә эчендә буыннар уртаклыгын гына саклап калмыйча, алдагы  буыннарга гаиләнең илебез тарихы белән бәйләнешен күрергә, киләчәк буын язмышы өчен җаваплылык тоярга мөмкинлек бирүе турында сөйләделәр.

Казан шәһәрендә спорт көрәше буенча «Туган Батыр» грэпплинг дисциплина: no –gi грэпплинг (UWW) ачык төбәкара турниры узды . Әлеге ярышларда балалар сәламәтләндерү – белем бирү (профильле) үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Виктория Евгеньевна Белоусовада тәрбияләнүче балалар  катнашты.

Казан шәһәрендә 6-7 яшьлек, 8-9 яшьлек, 10-11 яшьлек балалар арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган ачык уку-тренировкалар узды. Уеннар нәтиҗәләре буенча Майсурадзе Захар 2 нче урынны алды (җитәкчесе –Белоусова В. Е.)


1
март, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның 28 февралендә «Батыр» спорткомплексында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган 2013 елда һәм аннан яшьрәк, 2011-2012 елларда туган, 2010-2008 елларда туган укучылар арасында бадминтон буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге узды. Беренчелектә районның 7 мәктәбеннән 75 яшь бадминтончы көч сынашты.

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Шәймәрданова А. «Безгә бу дөнья васыять итеп калдырылган” дип аталган төбәкара патриотик җыр һәм шигырьләр фестивалендә катнашты һәм 3-е дәрәҗәле  дипломга лаек булды. Бу бәйге Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсенә караган «Галактика» балалар иҗаты үзәге тарафыннан оештырылган. Котлыйбыз!!!

Халыкара гражданнар оборонасы көне уңаеннан Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбендә танып-белү дәресе уздырылды. Аны тормыш иминлеге нигезләре укытучысы М.А.Габдрахманов алып барды.

2023 елның 28 февралендә «Батыр» спорткомплексында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган 2013 елда һәм аннан яшьрәк, 2011-2012 елларда туган, 2010-2008 елларда туган укучылар арасында бадминтон буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге узды. Беренчелектә районның 7 мәктәбеннән 75 яшь бадминтончы көч сынашты. Команда зачеты буенча 1 урынны безнең Баландыш мәктәбе алды.

Уен вакытында чарада катнашучылар, сорауларга җавап биреп, әдәбият өлкәсендәге белемнәрен тикшерделәр. Командалар бер-берсенә уен темасы буенча алдан әзерләнгән сораулар бирделәр. Чара уенга йомгак ясау һәм "Китап хәтерендә сугыш мизгелләре" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.

Бөтен дөньяда балалар һәм өлкәннәр терроризмга каршы көрәшергә генә түгел, аның барлыкка килүен кисәтү күпкә мөһимрәк һәм нәтиҗәлерәк булуын белергә тиеш. Берләшкәч кенә без барыбыз бергә террорчылыкка каршы тора алачакбыз.     

Яшь буынны кешеләргә, үзенең якыннарына карата  игътибарлы, ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга өйрәтү, әдәпле сөйләм күнекмәләрен булдыру максатыннан  26 нчы февраль көнне Баландыш авыл китапханәсендә “Әдәп төбе - матур гадәт” дип исемләнгән мәдәни–тәрбияви дәрес үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International