1 февраль конне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл фельдшеры белән берлектә «Сәламәт яшәү өчен» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате һәм очрашу уздырдылар. Фельдшер организмга наркотик матдәләр, токсикомания куллануның куркыныч булуы, яман гадәтләрнең килеп чыгу сәбәпләре, иҗтимагый оешмаларның һәм дәүләтнең наркотикларга бәйлелекне кисәтү чаралары турында сөйләде. Очрашу ахырында китап укучыларга мондый җинаятьләр кылган өчен җинаять һәм административ җаваплылык барлыгы турында искә төшерделәр.
3 февраль көнне Теләче балалар китапханәсендә кече сыйныф укучылары өчен «Живой мир в рассказах Пришвина» дип исемләнгән күргәзмә-портрет эшләнде. ХХ гасырдагы рус әдәбияты классигы М.М. Пришвинның 150 еллыгы уңаеннан оештырылган әлеге портрет - күргәзмәгә күзәтү ясалды. Күргәзмәгә куелган китаплар укучыларга тылсымлы кара урманга сәяхәт кылырга. язучының китап битләрендә очраган хайваннар белән очрашырга, урман аланында ял итеп алырга, төрле җиләкләр һәм ашарга яраклы гөмбәләрне танырга ярдәм итте. Күргәзмәдән балалар «Золотой луг», «Кладовая солнца», «Календарь природы», «Лисичкин хлеб» кебек үзләренә ошаган хикәяләрне өйдә укырга яздырып алдылар.
Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, якташыбыз Ф.Хөснинең тууына 115 ел тулу уңаеннан “Әдәбият күгендә үз йолдызыбыз” исемле әдәби кичә оештырдылар. Чарада Теләче урта мәктәбе укучылары катнашты.
Мәктәпнең эш планы нигезендә бүген Олы Мишә урта мәктәбендә рус теле буенча 9 сыйныф укучылары өчен йомгаклау әңгәмәсенә әзерләнү максатыннан күнекмәләр үткәрелде.
Кисеп ябыштыру шөгыле балаларның иң яраткан шөгыльләренең берсе булып тора. Аларның төсле матур кәгазьләргә карап күңелләре күтәрелә, шулай ук кисеп ябыштыру техникасы балаларның кызыксынучанлыкларын арттыра. Кисеп ябыштыру шөгыле балаларның сөйләм үсеше белән дә бәйләнгән. Балаларның сүзлек запаслары арта. Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге төркемдә тәрбияләнүче балалар да кисеп ябыштыру шөгылен үз итәләр Бүгенге шөгыльдә без балалар белән төсле кәгазьдән песи ясадык. Балаларга бик ошады.
1 нче февраль көнне Иске Карабаян авылы китапханәчесе Олы Нырсы мәктәбендә 2 класс укучылары белән «Сталинград батырлыгы үлемсез» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Сталинград сугышы-Икенче бөтендөнья сугышы. Бу сугышта совет гаскәрләренең иң зур җиңүе Бөек Ватан сугышы һәм гомумән Икенче бөтендөнья сугышы вакытында төп борылыш башлануын күрсәтә. 200 көн һәм төн - 1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр - Сталинград сугышы дәвам итә. Сугышларның дәвамлылыгы һәм рәхимсезлеге, катнашучылар саны һәм сугыш техникасы буенча Сталинград сугышы ул вакытта дөнья тарихындагы барлык сугышлардан да артып китә. Аерым этапларда анда 2,1 миллионнан артык кеше, 2 меңгә кадәр танк, 2 меңнән артык самолет, 26 меңгә кадәр корал катнашкан.
2 февраль көнне Әбде авылы китапханәсендә «Сталинград: 200 дней мужества и стойкости» китап күргәзмәсе янында тематик сәгать узды. Балаларга Сталинград сугышының Икенче бөтендөнья сугышында хәлиткеч сугышларның берсе булуы турында сөйләнде. Бу сугыш Бөек Ватан сугышында төп борылыш башлануын күрсәтә һәм анда совет гаскәрләре зур җиңүгә ирешә. Балалар игътибарына, Сталинград өчен сугышларда актив катнашкан, Советлар Союзы Герое Лидия Литвак турында сөйләүче «Белая Лилия Сталинграда» исемле презентация күрсәтелде.
Якташ язучыбыз Фатих Хөснигә 115 ел тулу уңаеннан үткәрелгән бу кичәдә, язучының “Сипкелле малай” хикәясе театральләштереп халыкка җиткерелде. Башка әсәрләреннән өзекләр укылды, викторина сорауларына җаваплар алынды. Тормыш юлы, иҗаты белән таныштырылды.
1 февраль көнне Үзәк урта мәктәбе базасында Балалар иҗат үзәге администрациясенең өстәмә белем бирү педагоглары Солонцов М.А., Нәбиуллина Р. Р. һәм Алексеев А. О. белән, «Сердце отдаю детям» профессиональ конкурсының район турына әзерләнү максатыннан, очрашу оештырылды.
Фатих Хөсни - татар әдәбияты классигы, Татарстанның халык язучысы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, драматург, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. Хөснетдинов Фатыйх Хөснетдин улы (1908-1996) татар халкы тормышында төп үзгәрешләр елларында язучы буларак формалаша.