ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2023 ел
җомга

31 гыйнварда Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә якташыбыз Сиренә Гатиятованың иҗатына багышланган «Шигырь уты яна йөрәкләрдә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.

Кайбер чыганаклар буенча йөзләрчә мең кеше ачлыктан, ялангачлыктан, миллионнан артык кеше атышлардан үлгән. Ләкин, Гитлерның планнары буенча, җир йөзеннән юкка чыгарга тиеш булган шәһәр исән калган һәм бөтен дөньяга гаҗәеп батырлык үрнәге күрсәткән. Шул уңайдан, бу көнне Россиядә күп кенә истәлекле чаралар үткәрелә.

Баландыш авыл китапханәсендә 1 нче февраль көнне терроризмга каршы «Үзеңнең һәм башкаларның тормышын сакла» дигән әңгәмә сөйләшү уздырылды. Чара барышында китапханәче терроризмның кешелекнең глобаль проблемасына әверелүе турында сөйләде. Шулай ук соңгы елларда дөньяда булган террорчылык актлары да искә төшерелде. Укучыларны вакыйгалар елъязмасы белән таныштырып, террорчыларның рәхимсезлеге һәм кешелексезлеге, спецназ, укытучылар һәм тәрбиячеләрнең батырлыгы, балаларның куркуы турында сөйләшенде. Чара азагында балаларга, теләсә нинди ситуацияләрдә уяу һәм сак булу өчен, «Террорга каршы белешмәлек» таратылды.

1нче февральдә "Иң шәп әйдаман” республикакүләм конкурсының район этабы үткәрелде. Әйдаман ул - балаларга әти – әни кебек кадерле кеше, кирәк чакта күңел ачтыручы, уен оештыручы позитив кеше, бөтен бәйрәмнәрне дә алып баручы оста, һәр яктан сәләтле, һәрдаим балалар ялын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү турында уйланучы укучы. Әлеге бәйгедә районыбызның төрле мәктәпләрендә белем алучы иң актив 14 укучы - иң үрнәк 14 әйдаман  көч сынашты.  Шулар арасыннан 8 әйдаман район турына сайлап алынды. Алан мәктәбенең данын 7 нче сыйныф укучысы Дәүләтшина Дилә яклады. Гран-прига Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучысы Мөхәрләмова Азалия лаек булды.

1 нче феврал көнне Алан урта мәктәбендә укучылар һәм әти-әниләр белән берлектә юл йөрү иминлегенә багышланган ата-аналар җыелышы узды. Мәктәп директоры Гайбадуллин И.Б. әти-әниләрне юлда килеп чыгарга мөмкин булган фаҗигале хәлләр белән таныштырды.

1 нче  февраль көнне Алан гомуми белем бирү мәктәбендә " Искиткеч әйдаман-2023»республика конкурсының муниципаль этабы узды. Анда район мәктәпләреннән иң яхшы 7 отряд вожатые үзара көч сынашты.Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбеннән бу конкурста 9нчы сыйныф укучысы Мөбәрәкшина Чулпан катнашты һәм 3нче урынны алды.Котлыйбыз!

Әдәбият дөньясында юбилярлар танылган шагыйрьләр һәм язучылар гына түгел, китаплар да була ала. Күп еллар элек язылган әсәрләр хәзерге вакытта укучылар арасында популярлыгын югалтмыйча актуаль булып кала. Шармыш авылы китапханәсендә китап укучылар өчен ел буе «2023 елгы юбиляр китаплар» дигән юбилей даталарын билгеләп үтүче әдәби әсәрләр күргәзмәсе эшләячәк. Күргәзмәдә рус һәм чит ил авторларының китаплары тәкъдим ителгән һәм аларның кайберләрен укучылар инде берничә дистә ел кабат - кабат укыйлар.

Яшь кешенең наркотиклар куллана башлавы - ул аның бәхетсезлек юлын сайлавы, әти-әниләренә, җәмгыятькә хыянәт итүе дигән сүз. Наркомания кешелек җәмгыятенә коточкыч зур зыян китерә. Ул халыкны бөлгенлеккә төшерүнең һәм юкка чыгаруның иң нәтиҗәле ысулы булып тора.  Наркоманнар - ялгышлык корбаннары. Шушы ялгышлыкларны булдырмау, наркоманияне профилактикалау максатыннан, 28 январь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре югары сыйныф укучылары катнашында “Синең язмыш, синең кулыңда” дигән  исем белән әңгәмә үткәрделәр.

31 гыйнвар көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсе хезмәткәрләре мәктәп укучылары өчен  «Наркомания кешелек дошманы» дип исемләнгән  мәгълүмат сәгате үткәрде. Чарада катнашучыларга наркотикларның кеше организмына ясаган йогынтысы, аның еш кына үлем белән тәмамлануы, наркоманиянең социаль җәмгыятькә китергән зарары, провокациягә бирешмәү һәм «юк»дип әйтә белү өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында сөйләнде.

2023 елның 31 гыйнварында Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә «Мәгариф процессында заманча цифрлы технологияләрне куллану"темасына Теләче районы директор урынбасарлары өчен семинар-практикум үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International