ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2023 ел
җомга

2023 елның 31 гыйнварында "Батыр" спорткомплексында Татарстан Республикасының «Мәктәп Волейбол Лигасы» гомуми белем оешмалары укучылары арасында волейбол буенча муниципаль турнир узды (2022-2023 сезоны).

29 гыйнвар көнне Казаклар авылы китапханәчесе балалар белән «Экранда әдәби геройлар» дип исемләнгән киносәяхәт үткәрде. Китапханәче белән бергә балалар кино дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылдылар. Аның тарихыннан кызыклы фактлар белделәр. Балалар күп кенә әдәби әсәрләрнең тамашачыларга ошаган мультфильмнар, кинофильмнар өчен нигез булуын белделәр. Аннан соң яраткан барлык балалар фильмнары һәм әкиятләре, яраткан геройлары турында “Экранда яраткан китап” дигән викторинада актив катнаштылар. Балалар геройларны һәм аларның әйтелгән сүзләрен танып алып, сорауларга бик теләп җавап бирделәр.

Чарада катнашучылар белән көндәлек рацион, витаминнар, спорт һәм башка кызыклы темаларга сөйләштек. Һәрбер катнашучы үз фикерен җиткерде, үзенең көндәлек режимы турында сөйләде. Әңгәмә бик җанлы килеп чыкты. Шулай ук, алар игътибарына китап, журнал һәм "Сәламәтлек - зур байлык" исемле буклеттан торган күргәзмә тәкъдим ителде.

"Ленинград оборонасы һәм блокадасы – каһарманлык символы" – шушы темага багышлап 27 гыйнварда Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре патриотик сәгать үткәрделәр. Чара барышында алар блокадалы шәһәрнең авыр тормыш шартлары турында китаплардан өзекләр укыдылар. Шулай ук ул вакыттагы, кешеләр һәм язмышлар, кешегә тәүлеклек икмәк турында сөйләделәр. Шәһәр халкының ачлык, салкынлык, үлем белән көрәшүләре, мәдәни һәм тарихи кыйммәтләрне саклап калулары турында сөйләделәр.

Китапханәчеләр яшь укучыларны бездә кышлаучы кошлар белән таныштырдылар, кошларны нинди ризык белән тукландырырга һәм каурыйлы дусларыбыз өчен җимлекләр ясарга кирәклеге турында сөйләделәр. Балалар кошлар турында табышмаклар чиштеләр. Аннары балалар кошлар өчен әзерләнгән җимлекләргә көнбагыш, бодай тараттылар һәм «кошлар ашханәләрен» агач ботакларына элеп куйдылар.

Шул уңайдан Максабаш авылы китапханәсе башлангыч мәктәп укучылары өчен “Фаҗига кабатланырга тиеш түгел ” дип исемләнгән патриотик сәгать уздырды. Укучылар белән илебез  халкының җилкәсенә төшкән авыр вакытлар турында сөйләштек. Әлеге куркыныч вакыйгаларны онытырга ярамаганлыгы турында сөйләнде һәм безнең чорларга килмәвен теләдек. 

31 января сотрудники Тюлячинской центральной библиотеки провели в Урумширминской начальной школе обзор словарей, энциклопедий, справочников под названием “Познавая тайны книжного мира”. Читатели познакомились с многообразием и значимостью справочных изданий, с правилами правильного использования данной литературы.

Чара барышында китапханәче танылган рәссамнар Э.Зарипов, Б.Урманче, Х.Якупов, И.Рәфыйков иҗатлары тупланган китаплар белән таныштырды.

30 нчы гыйнвар көнне “Юл-транспорт травматизмын кисәтү” темасына чираттан тыш ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Люция Маратовна балалар белән булган юл фаҗигаләре һәм аларны булдырмау турында чыгыш ясады.

Музей эшчәнлегенең ел буена да туктап торганы юк. Искә алырлык, хатирәдә генә түгел, музейда сакланырлык вакыйга-яңалыклар чорында яшибез. Украинада барган махсус операция бер кешене дә битараф калдыра алмый: газизләребез өчен ут йотып яши халык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International