Ярышларда Түбән Кама, Балык Бистәсе, Мамадыш, Балтач, Җәлил, Кукмара районнары белән беррәттән, безнең Теләче районы командасы да уңышлы чыгыш ясап кайтты.
1нче февральдә, "Иң шәп әйдаман” республикакүләм конкурсының район этабы үткәрелде. Әйдаман ул - балаларга әти – әни кебек кадерле кеше, кирәк чакта күңел ачтыручы, уен оештыручы позитив кеше, бөтен бәйрәмнәрне дә алып баручы оста, һәр яктан сәләтле, һәрдаим балалар ялын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү турында уйланучы укучы. Әлеге бәйгедә районыбызның төрле мәктәпләрендә белем алучы иң актив 7 укучы - иң үрнәк 7 әйдаман көч сынашты.
30 гыйнвар көнне Кукмара шәһәренең А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицеенда “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды. Безнең район данын Үзәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөбәрәкшина Гөлчәчәк Рәсим кызы яклап, лаеклы чыгыш ясады.
29-31 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә рус телендә белем алучы укучылар арасында татар теле фәне буенча олимпиаданың йомгаклау Республика этабы үтте. Биредә Теләче һәм Үзәк урта мәктәпләреннән 5 укучыдан торган команда катнашты. Теләче урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Галимова Нәфисә, 6 сыйныф укучысы Фәләхиева Сәгыйдә һәм 9 сыйныф укучылары Сәхабиева Гөлгенә, Фәләхиева Зөбәйдә призер булдылар! Укытучылары: Асадуллина Зөлфия Наил кызы, Гыйльфанова Алсу Мәгъсүм кызы, Сәлманова Гүзәлия Рафик кызы. Укучыларны һәм укытучыларны әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба зурдан-зур уңышлар телибез!
31 гыйнварда Кукмара шәһәрендә "Ел укытучысы-2023"Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды. Безнең районнан катнашучылар: Фадеев Рем Сергеевич-Олы Нырсы урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Вахитова Әлфия Сатлык кызы-Иске Җөри урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы һәм "Педагогик дебют" номинациясендә Иске Җөри урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гатиятуллина Руфина Газинур кызы.
2023 елның 31 гыйнварында "Батыр" спорткомплексында Татарстан Республикасының «Мәктәп Волейбол Лигасы» гомуми белем оешмалары укучылары арасында волейбол буенча муниципаль турнир узды (2022-2023 сезоны). Турнирда 6 егетләр командасы катнашты: Теләче урта мәктәбе, Алан урта мәктәбе, Үзәк урта мәктәбе, Шадке урта мәктәбе, Олы Мәтәскә урта мәктәбе һәм Иске Җөри урта мәктәбе.
Теләче районының “Родник” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсүтү үзәге базасында озак вакытлы карау системасы кысаларында даими рәвештә план нигезендә “Тәрбияләү мәктәбе” дәресләре үткәрелә. Әлеге мәктәбнең максаты үз-үзләрен тәрбия кыла алмаучы гражданнарның хәлен җиңеләйтү һәм яшәү сыйфатын яхшырту.
28-29 февральдә Казанның Бадминтон үзәгендә «Татарстан Республикасының шәхси кубогы» яшүсмерләр һәм өлкәннәр турнирының 1 этабы узды. Безнең районнан өстәмә белем бирү педагоглары Алмаз Фоат Улы Җаббаров, Данил Илгиз улы Галимов тәрбияләгән балалар катнашты.
2023 нче елның 28 гыйнварында «Батыр» спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 2005-2008 нче елда туган егетләр арасында корәш буенча ТРның спорт остасы Расих Әхмәт улы Габдрахманов призына район беренчелеген уздырды. 5 нче тапкыр үткәрелүче әлеге ярышта барлыгы 13 команда, 102 укучы катнашты.
27 гыйнварда Яшел Үзәндә "А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицей" базасында XIII Республика Онегин укуларының турыдан-туры этабы узды. Олы Мишә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 класс укучысы Гыйләҗиева Зәлинә(Җитәкчесе Хузина Г.Ш.) тикшеренү проекты белән чыгыш ясап ,III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!