ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2023 елның 15 февралендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.


3
февраль, 2023 ел
җомга

2023 елның 31 гыйнвар  көнендә Төрек-Тәмте  авылында яшәүче тыл ветераны Нуриязданова Фаягөл Салих кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Фаягөл апага  Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды.

     2023 елның 3 февраль  көнендә Сауш  авылында яшәүче тыл ветераны Гәптевәлиева Әсмәбикә Гарифулла кызына 95 яшь тулды. Шул уңайдан Әсмәбикә апага  Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды.

2 нче февраль көнне Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары «Солдатка хат»Бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар.5-9 нчы сыйныф укучылары безнең армия сугышчыларына җылы сүзләр белән хатлар яздылар.

2 февральдә илебез Россиянең иң мөһим хәрби дан көнен — Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүенә 80 ел тулуны билгеләп үтә. Сталинград сугышы-совет сугышчыларының патриотизмы һәм массакүләм батырлыгы турында иң ачык дәлилләрнең берсе.

Сталинград сугышы 1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр дәвам итә, ул кешелек тарихындагы иң зур коры җир сугышы дип санала. Сугышның зур масштабы гына түгел, ә сәяси әһәмияте дә бар, ул сугыш тарихын кискен үзгәртә.

Айдар авылы китапханәсе Бөек Ватан сугышы елларында совет разведчикларының, партизаннарның һәм подпольщикларның батырлыгына багышланган «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» VI Бөтенроссия акциясенә кушылды.

3 февраль көнне Әбде авылы китапханәсендә кече сыйныф укучылары өчен М.Пришвин әсәрләре буенча әдәби сәяхәт уздырылды. Балалар викторинада актив катнаштылар. «Туган як җырчысы» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән хикәяләрдәге төп геройларны искә төшереп табышмаклар, ребуслар чиштеләр. 

Совет гаскәрләренең Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүенә 80 ел тулу уңаеннан Максабаш авыл китапханәсендә «Китапларда сугыш мизгелләр» исеме астында патриотик сәгать үткәрелде. Чарада катнашучылар халкыбыз тарихында каһарман битләрнең берсе булган Сталинград сугышы тарихын, рәхимсез сугышта фидакарьлек, көч, ирек өчен көрәшкән кешеләрнең батырлыгы турында белделәр.

Чарада балаларга Җирдәге барлык тереклекне саклау никадәр мөһим, иртәгә планетабызда кем яшәячәге турында уйланырга кирәклеге турында сөйләнде. Укучыларны Кызыл китап, аңа кертелгән кошлар һәм хайваннар белән таныштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International