11 нче гыйнвар көнне «Агрокласс» проекты кысаларында Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе Олы Мишә мәктәбенең 5-7 нче сыйныф укучылары өчен финанс грамоталылыгы буенча дәрес үткәрде. Кешеләр финанс өлкәсендә белемле булсалар, аларның иминлеге һәм финанс бәйсезлеге ныгый, киләчәккә ышанычлары арта. Укучылар дәрестә шул хакта мәгълүмат алдылар.
Бу бәйрәм күңелләргә шатлык һәм куаныч китерә. Һәр бала шөгыльләрен әзерләп, Кыш бабайдан күчтәнәчләр көтә. 5нче гыйнвар көнне Баландыш мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Әйлән-бәйлән уйныйбыз, биибез дә җырлыйбыз” дип исемләнгән бәйрәм оештырылды. Бәйрәмгә район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гиниятуллин, Татарстан Республикасының «Наз» хәйрия фонды җитәкчесе Нурания Сәйфетдинова да килделәр. Шулай ук балаларның күңелләрен ачарга яраткан дуслары Умка, Кыш бабай һәм Кар кызы да килделәр. Биредә балалар төрле мавыктыргыч уеннар уйнап, җырлап-биеп күңел ачтылар, истәлекле бүләкләргә ия булдылар.
Иске Җөри модель китапханәсендә каникулда китап укырга килгән укучылар белән «Ял ит, ләкин китап укырга онытма!» дип исемләнгән уен әңгәмә үтте. Әңгәмә барышында балалар яңа китаплар белән таныштылар. Яңа ел, Яңа ел чыршысы тарихы турында һәм әлбәттә Кыш бабай турында фикер алыштылар. Балалар бик теләп китап күргәзмәсе белән таныштылар, кыш турында шигырьләр укыдылар, табышмакларга җаваплар таптылар. Чара ахырында балалар кызыклы уеннар уйнадылар. Ахырдан балаларның барсына да бүләкләр тапшырылды.
Әкиятләрдә халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык турындагы төшенчәләре тупланган, киләчәктә өмет һәм хыяллары чагылган. Әкият явызлыкны гаепли, гаделлекне, хаклыкны яклый,кешеләрне игелекле,тугры һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерү, әкиятләргә халык акылы, тапкырлыгы, зирәклеге, батырлыгы салынуын аңлату, шул турыда уйларга өйрәтү,миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре, өлкәннәргә карата игътибарлы булу сыйфатларын тәрбияләү максатыннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 5 гыйнвар көнне “ Әкият иленә сәяхәт” дип исемләнгән әкият уку кичәсе оештырдылар. Бу чарада укучылар төрле халык әкиятләрен укыдылар.
Табигать җем-җем итеп торган яңа матур күлмәген киде. Агачлар да җылы мамык шәлләрен ябынды. Елгалар, күлләр көзге кебек шома боз белән капланды. Урман-кырлар өстендә тантаналы тынлык. Кыш көне көннәр кыска, салкын. Кышкы каникулны һәркайсыбыз көтеп алабыз. Балалар бигрәк тә. Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре каникул чорында балаларга төрледән –төрле чаралар үткәрәләр. Шуның чираттагысы 6 январь көнне әкият геройлары костюмнарына конкурс буларак үтте. Бу чарада балалар бик теләп катнаштылар. Алар белән төрле уеннар уйнатылды.Чара ахырында балаларга күчтәнәчләр тапшырылды.
Урта Мишә авылы китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Илдар Юзеевның тууына 90 ел тулу уңаеннан әдипнең китапларыннан торган "Еллар, гасырлар, сулар агышына карап" исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды. Укучыларга шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләнелде, шигырьләре укылды.
Могҗизаларга бай булган бу бәйрәмне алар ел әйләнәсе түземсезлек белән көтеп алалар. Алан авылы мәдәният хезмәткәрләре, балаларның шушы теләкләрен исәпкә алып, “Кыш бабайда кунакта” исемле бәйрәм кичәсе оештырдылар. Бәйрәмдә Кыш бабай, Кар кызы, яраткан әкият геройлары катнашты.Уеннар,күңелле җырлар, дәртле биюләр, китапханәдә китаплар ярминкәсе-болар барысы да балаларның күңелендә әле озак сакланыр!
Сауш авылы китапханәсендә "Ак калфак" берләшмәсе әгъзалары катнашында бөек шагыйрь Илдар Юзеевның тууына 90 ел тулу уңаеннан "Поэзия былбылы" темасына әдәби кичә үткәрелде. Биредә шигърият остасының тормыш һәм иҗат юлының барлык чикләрен ачучы презентация күрсәтелде. Шулай ук кичәдә бөек классикның искиткеч шигырьләре яңгырады. Әдәби кичә азагында катнашучылар «Халкыбызның олуг шагыйре» исемле китап күргәзмәсе белән дә таныштылар.
Гармунчы-виртуоз, композитор, күп кенә популяр җырлар авторы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, халык артисты Фәрит Хатыйповка 70 яшь тулу уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә «Моң агыла җыр чишмәсе булып» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды һәм күзәтү үткәрелде.
Айдар авылы китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Илдар Юзеевның тууына 90 ел тулу уңаеннан әдипнең китапларыннан торган “Яшьлек һәм батырлык җырчысы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төрле катлам китап укучылар өчен оештырылды. Укучыларга шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләнелде, шигырьләре укылды.