Моннан 78 ел элек бу көнне Берлинның Плетцензее төрмәсендә фашизмга каршы көрәшне дәвам иткән унбер ватандашыбызны җәзалыйлар. Җәлил һәм аның иптәшләре яшерен, күрелмәгән көрәш оештыруда зур осталык күрсәтә. Әлеге истәлекле көн уңаеннан, Күкчә авылы китапханәчесе «Җәлилчеләрне искә алабыз!» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китапханәче балаларга Муса Җәлилнең иҗат юлы, «Моабит дәфтәре» китабының барлыкка килү тарихы, шагыйрь һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы турында сөйләде.
Җәлилчеләрне искә алу көне уңаеннан, Казаклар авыл китапханәсендә «Хыялый балачак» берләшмәсе әгъзалары өчен батырлык дәресе үткәрелде. Балаларга «Җәлилчеләр» дигән презентация күрсәтелде. «Җырым белән җиңдем дошманны» китап күргәзмәсендә М.Җәлил, А. Алиш китаплары һәм аларның тормышы һәм эшчәнлеге турында әдәбият тәкъдим ителде. Балаларга аларның батырлыклары турында мәгълүмат бирелде.
Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә «Җырым белән җиңдем дошманны» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, әңгәмә үткәрелде. Китапханәче балаларга Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында сөйләде. Р.Мостафинның «Җәлилчеләр» китабы буенча күзәтү үткәрелде.
«Китап уку идеялары банкы» акциясе Шәтке авыл китапханәсендә 18-25 август көннәрендә узды. Китапханәдә өстәлдәге ящикка өлкәннәр һәм балалар үз теләкләрен язып салдылар, фикерләрен әйттеләр. Акциянең соңгы көнендә китапханәче теләкләр язылган барлык язмаларны алды. Өлкәннәр күбрәк кызыклы китаплар, газета-журналлар, тарихи романнар, фэнтезилар булдырырга теләгәннәрен язганнар. Ә гомумән алганда, китапханә эше һәркемне канәгатьләндерә икән.
Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау буенча «Авыл җирендә экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау» дигән темага тематик әңгәмә үткәрделәр. Китапханәче әңгәмә барышында катнашучыларга соңгы еллардагы зур террористик актлар һәм аларның бөтен дөнья өчен нинди куркыныч булуы турында сөйләде һәм терроризмга каршы стендтагы мәгълүматларны күрсәтте. Ул шулай ук балаларга теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде.
Хөрмәтле Теләче районы финанс системасы хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез-Финансист көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!
Барлык мәктәпләрдә дә Белем көненә багышланган бәйрәм чаралары узды! Бәйрәм Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Теләче районы әләмнәрен күтәрүдән башланды. Укучыларны һәм педагогларны котлау өчен район хакимиятеннән, районның төрле учреждениеләре директорларыннан, авыл Советлары рәисләре һәм аларның секретарьлары, шулай ук МКУ «Мәгариф бүлеге» методистлары килгән иде. Укучылар барлык катнашучыларны җыр белән котладылар. Тантаналы чарадан соң сыйныф сәгатьләре үтте.
Мәктәп тарихында бу көн яңа дата булып торачак. Капиталь ремонттан соң мәктәп сизелерлек үзгәрде, ул барлык заманча таләпләргә җавап бирә, белем алу өчен максималь уңайлы шартлар тудырылган. Тантаналы чарада Теләче районы башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Хәнифов Фәрит Мөдәрис улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Садриев Камил Гайнетдин улы, Теләче муниципаль районы Әбде авыл җирлеге депутаты Мортазин Фидаил Әхәт улы, Мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна һәм башка кунаклар катнашты.
Сауш төп гомум белем бирү мәктәбе укучылары һәм мәктәп коллективы өчен әлеге бәйрәм икеләтә куанычлы булды, чөнки алар яңа уку елын яңартылган мәктәптә башлап җибәрделәр.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2022 елның 08 сентябрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.