Сауш төп гомум белем бирү мәктәбе укучылары һәм мәктәп коллективы өчен әлеге бәйрәм икеләтә куанычлы булды, чөнки алар яңа уку елын яңартылган мәктәптә башлап җибәрделәр.
Капиталь төзекләндерүдән соң, мәктәпне ачу тантанасы Россия гимнын тыңлап, дәүләт флагын күтәрүдән башланып китте.
Әлеге мәктәп бинасының төзелүенә быел 20 ел. Бина яңартылганнан соң мәктәп үзе генә түгел, ә балалар бакчасы белән берлектә эшли башлый, чөнки мәктәпнең сул як канатында балалар бакчасы да урын алган.
Мәктәпне ачу тантанасында Теләче муниципаль район башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйпович, Татарстан Республикасынын юл һәм транспорт хуҗалыгы министры Хәнифов Фәрит Мөдәрисович, Татарстан Республикасының Дәүләт советы депутаты Садриев Камил Гайнетдинович, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна катнашты.