ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2022 ел
чәршәмбе

Җәмгыять алдында торган иң актуаль һәм социаль әһәмиятле бурычларның берсе-балигъ булмаганнар арасында җинаятьләр санын киметү юлларын эзләү һәм хокук бозуларны булдырмауны профилактикалау нәтиҗәлелеге. 10 август көнне Теләче үзәк китапханәсендә «Подросток и закон» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә укучыларны хокук бозулар кылган өчен җаваплылык формалары, статистик мәгълүматлар, «хулиганлык», «шуклык», «җинаять»  һәм РФ төп Кодекслары белән таныштырды.

7 август көнне Шармыш авыл китапханәчесе китап укырга, журналлар карарга һәм басма материалларны кадерләп тотарга яратучы балалар белән «Будь здорова, книжка!» дигән әңгәмә - практикум үткәрде. Кереш өлешендә китапханәче аңлаешлы итеп китапның төзелеше турында сөйләде, аларны ничек саклап тотарга, ничек кайгыртырга һәм әз генә зыян килгән очракта нинди чаралар күрергә, китапларны ничек дөрес итеп тышларга, төрле типтагы клейлар белән ничек эш итәргә кирәклеген аңлатты. Практик өлешендә балалар бердәм рәвештә бирелеп, зур кызыксыну белән эшләделәр. Барлыгы 10 китап эшкәртелде һәм китап кыстыргычы ясалды. Очрашу ахырында балаларга “Китап укучыга киңәшләр” дигән белешмәлекләр тапшырылды.

6 август көнне Шармыш авыл китапханәсендә, әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаганнар, «Мир зверей и птиц сходит со страниц» интеллектуаль викторинасына җыелдылар. Язучылар һәм шагыйрьләрнең табигать турында әсәрләре бик күп! Мөгаен, хайваннар һәм кошлар, иҗат итәр өчен иң яраткан темаларның берседер. Табигать дөньясына сәяхәт кереш сүздән, Россиянең үзәк полосасында, безнең янәшәбездә, бакчаларда һәм урманнарда яшәүче кошлар турында сөйләүдән башланды. Балалар 2 командага бүленеп: “Канатлы дуслар”, “Әдәбиятта хайваннар”, “Комик викторина” кебек уеннарда үзләрен сынап карадыдар. Очрашу барышында егетләр һәм кызлар табигатьне сакларга кирәклеген, хайваннар һәм кошларның үз – үзен тотышын күзәтергә өйрәнделәр, үзләре өчен яңа һәм гадәти булмаган белемнәр алдылар.

Бу безнең һәркайсыбызның бәйрәме, чөнки бары тик сәламәт тәндә генә сәламәт, күтәренке рух яши! Спортның, актив яшәү рәвешенең һәм дөрес туклануның мөһимлеген бәяләп бетергесез. Бу көн спортны яратучы кешеләрне берләштерә. Физкультурачылар көнендә бөтен ил буенча төрле спорт чаралары һәм ярышлар уза.

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында да традиция буенча бу көнне билгеләп үтәләр, тәрбиячеләр спорт  ярышлары, төрле хәрәкәтле уеннар һәм викториналар оештыралар.

Биләр тыюлыгының «Фәнсар» фәнни-белем бирү үзәге базасында 8 - нче август көнне «Сәләт» Халыкара яшьләр белем бирү форумы-ЛИДЕРЛЫК БИЛӘР форумының йомгаклау сменасы тәмамланды. Әлеге сменада безнең Олы Мишә урта мәктәбе укучылары да катнашты. Финал сменасы Татарстан Республикасының Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән берлектә оештырылган иде, анда илнең 12 регионыннан 1000 нән артык актив бала катнашты."Сәләт" Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән бишенче ел рәттән уртак сменалар үткәрә. Быел Татарстанга РДШның экологик һәм лидерлык юнәлеше вәкилләре килде: 300 яшь эколог һәм Лидер иң кискен дөнья проблемалары һәм аларны чишү юллары турында фикер алышуны дәвам иттеләр, шулай ук үзләре һәм әйләнә-тирә дөнья белән гармониядә булырга кирәклеген актив өйрәнделәр.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасарының гражданнарны бергәләп кабул итүе 2022 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.
 


8
август, 2022 ел
дүшәмбе

Тиздән физкультурачылар көне билгеләп үтелә.Шул уңайдан 6 август көнне Балыклы авылының спорт мәйданчыгында Балыклы ,Алан авылы ир-егетләре арасында волейбол ярышы үтте. Мавыктыргыч,дустанә уенда:
1 урын-Балыклы;
2 урын-Алан 1;
3 урын-Алан 2;
4 урын-Алан  мәктәбе  командалары бүлеште.
Шушы чараны үткәрүдә финанс ярдәме күрсәткән Хадиуллин Хәкимгә,Фазылҗанов Илдарга,оештыручы авыл активына,уенчы егетләребезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.


5
август, 2022 ел
җомга

Бүген җаваплылыгы чикләнгән Алан” ширкәтенең Балыклы авылы товарлыклы-сөтчелек фермасы базасында районкүләм савымчылар һәм ясалма орлыкландыру техниклары бәйгесе булып үтте.

4 август көнне, Шармыш авыл китапханәсенең өлкән буын кулланучылары өчен, «Өйрәнергә беркайчан да соң түгел» дигән компьютер грамоталылыгы сәгате үткәрелде. Китапханәгә йөрүче пенсионерлар, компьютердан куллану кыен түгел икәнен үз тәҗрибәләрендә төшенделәр! Иң кыены - заманча информацион технологияләрне үзләштерү читен дигән, үзеңдә урнаштырылган стереотипны җиңү һәм уку теләге булдыру. Олылар компьютер җайланмасы белән таныштылар, аны кабызу һәм сүндерү эзлеклелеге, интернет системасы турында башлангыч белемнәр алдыдар, эзләү системалары, электрон почта, социаль челтәрләрдә теркәлергә өйрәнделәр.

3 август көнне Шармыш авыл китапханәсендә китапханәче яшь китап укучыларны «Летнее путешествие на корабле чтения» дигән конкурста катнашырга чакырды. Укучылар, ике корабка бүленеп кызыклы диңгез сәяхәтенә кузгалдылар. Корабларның исемнәрен уенда катнашучылар үзләре уйлап тапты. Егетләр капитан, боцман, радист, штурман һәм пешекче ролендә үзләрен сынап карадылар. Командалар табышмаклар, диңгез темасына кагылышлы ребуслар чиштеләр. Уен барышында алар диңгез төеннәрен тизлеккә чишәргә өйрәнделәр. Егетләр диңгездәге маҗаралар турындагы китапларда очрый торган судноларның маркаларын исләренә төшерделәр. Аннары кызлар һәм малайлар шифрланган хәбәрне чиштеләр. Шулай итеп, яшь диңгезчеләр үзләренең кыю, дус, акыллы һәм зирәк булуларын исбатладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International