ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2022 ел
җомга

5 август көнне Теләче үзәк китапханәсе китапханәчесе Имамиева Д.М. якташ шагыйрьләрнең иҗатына багышланган “Туган ягым – Теләче” дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрде. Әлеге чараның максаты-туган як турында әдәбиятны популярлаштыру һәм алга этәрү, туган якны өйрәнү буенча белемнәрне ныгыту, җирле шагыйрьләрнең иҗатына игътибар җәлеп итү. Бу чарада укучылар якташ язучылар Р.Низами, Р. Шәйдуллинаның шигырьләрен зур кызыксыну белән укыдылар, шулай ук "Йөзек кашы"әдәбият-сәнгать  берләшмәсе иҗаты белән таныштылар.

Белем бирү учреждениеләрен тикшерү һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеге турындагы актларга кул кую - һәр мәгариф учреждениесе тормышында җаваплы чор. 2022 нче елның 5 нче августында Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасын яңа уку елына кабул итү булды. Кабул итү вакытында комиссия әгъзалары эчке бүлмәләрне һәм якын-тирә территорияне тикшерделәр, барлык нечкәлекләренә игътибар иттеләр, чөнки кабул итүнең сыйфатына тәрбияләнүчеләрнең тормышы турыдан-туры бәйле. Комиссия шулай ук учреждениенең куркынычсызлык кагыйдәләренә, санитар нормаларга һәм таләпләргә туры килүенә дә зур игътибар бирде.

Күргәзмә ярдәмендә укучыларга яңа кайткан китаплар турында мәгълүмат бирергә, балаларның игътибарын хәзерге заманның актуаль әдәбиятына юнәлтергә тырыштык.

Яшь китап укучылар шулай ук журналларның яңа саннары белән дә таныша алды. Танып-белүгә корылган балалар китапларын һәм мавыктыргыч энциклопедияләрне гаилә белән уку күңелле. Яңа басмалар ата-аналар өчен дә, балалар өчен дә кызыклы булгандыр дип ышанабыз.

Татарстан Республикасында беренче тапкыр «Роберт Миңнуллинның балачак дөньясы»  конкурсы булып узды, анда Теләче 2 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Әхмәтвәлиев Д. 1нче урынга лаек булды.

Чыннан да, бу зур булмаган китаплар барысын да бераз дизайнерлар итә, ә өлкәннәргә балачак дөньясына чумарга ярдәм итә. Мондый китаплар балалар һәм олылар өчен дә кызыклы һәм мавыктыргыч шөгыль. Шул көн уңаеннан Күкчә авыл китапханәсендә буягыч китапларны буяу оештырылды. Балаларга буяу төсләрне үзләштерергә, әйләнә - тирә дөнья турында белергә булыша.

Мөнәҗәтләр электән үк яшь буынны тәрбияләүдә, чисталык, пакьлыкны, яхшылыкны, тәкъвалыкны пропагандалауда иң үтемле чара булган. Китапханәбездә узган мөнәҗәтләр кичәсе дә менә шушы максатларны күздә тотып оештырылды.

 2 августта Шармаш авыл китапханәсе китапханәчесе яшь китап укучылар белән "Спорт, матурлык, сәламәтлек" дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә үткәрде.


2
август, 2022 ел
сишәмбе

Десантчылар - көчле рухлы ир-атлар, илгә тугрылыклы кешеләр. Теләчелеләр арасында Әфганстан, Чечня һәм башка “кайнар нокталарны” узган десантчылар да аз түгел. Аларның сугышчан казанышлары  районыбызның үсеп килүче буыны өчен лаеклы партиотизм һәм армия даны үрнәге булып тора. Десантчылар бүген дә дәүләт әһәмиятендәге катлаулы һәм җаваплы бурычларны югары профессиональлек һәм кыюлык, батырлык һәм намуслылык белән үтиләр.

2022 елның 1  август  көнендә Үзәк бистәсендә яшәүче тыл ветераны Әүhәдиева Фәридә Гәрәй кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Фәридә апага  Россия  Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсе тапшырылды. Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов Фәридә  апага   изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырды.

Җәй дәвам итә.  Җәйге айларда балалар бакчасында төп бурычларның берсе- балаларны сәламәтлекләрен ныгыту һәм аларның физик сыйфатларны үстерү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International