Моңа билгеле бер максатлы тәрбия эше нәтиҗәсендә генә ирешелә. Татар халкының "Нәрсәгә өйрәнсәң, шуны куарсың" дигән мәкальле бар. Кечкенәдән үк кешене файдалы эшкә күнектерергә кирәк. Шушы хезмәт тәрбиясен истә тотып зурлар төркеме балалары, тәрбияче Исхакова Л.Ф. белән , үзләре утырткан бакча культураларының түтәленнән чүп утадылар һәм аларга су сиптеләр. Бердәм башланган, күмәк эшнең нәтиҗәсе дә озак көттермәде. Менә кыярлар да өлгерде...
Балалар Нептунга суда үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Кояш һәм Нептун балаларга су, елгалар, күлләр турында гыйбрәтле табышмаклар әйттеләр. Балалар төрле күңелле уеннар уйнадылар, бәйрәм шатлык һәм яхшы кәеф атмосферасында үтте.
Хаҗ – ислам диненең бер шарты. Зөлхиҗҗә аенда Мәккә шәһәренә Кәгъбәтулла янына барып, шушы гыйбадәтне үтәүче райондашларыбыз артканнан-арта.
Сауш авыл мәдәният йорты территориясендә "Хәрәкәт-ул тормыш, кагыйдәләр буенча булганда" дип исемләнгән куркынычсызлык дәресе һәм эстафета үткәрелде.
Сауш авыл мәдәният йортында балалар белән терроризм темасына профилактик әңгәмә үткәрелде. Очрашуны ачып, Алсу Госмановна терроризм һәм радикализм социаль челтәрләрдәге төркем аша таралуның аеруча куркыныч булуын ассызыклады, һәм әңгәмәдә актив катнашкан катнашучыларның барлык сорауларына җавап бирде.
Шулай ук ул яшьләргә һәм балаларга терроризмның нәрсә икәнлеге һәм «Интернет»челтәрендә терроризм идеологиясенә ничек каршы торуы турында сөйләде. Әңгәмә ахырында яшь катнашучыларга террорлык акты вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм тормышны саклап калу өчен үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр.
Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк. Туган як тарихы — бабаларыбызның гасырлар дәвамындагы көнкүреше һәм эшчәнлеге көзгесе. Шушы рухи мирас без сабак ала торган саекмас чыганак та. Бүген Ватаныңның тарихын гына белү җитми, милләт булып сакланып калу өчен үзеңнең туган төбәгеңне, үзеңә кагылышлы тарихны өйрәнү дә кирәк. Моның өчен халкыбызның үткәнен чагылдыручы музейлар эшләп килә. Баландыш мәдәният йорты тарафыннан, укучы балалар өчен, авылыбызда яңа ясалган музейга сәяхәт оештырылды. Балалар тарихи экспонатларны бик кызыксынып күзәттеләр.
Туган як кеше өчен ата — анасы кебек үк кадерле. Кеше кайда гына булмасын, ул иң беренче чиратта әти — әнисен, туган ягын искә төшерә, алар белән бәйләнешле истәлекләрен яңарта. Үз төбәген белмәгән, өйрәнмәгән, аңа битараф кеше үз туган илен ярата алмый. Шуңа күрә дә, Баландыш мәдәният йорты тарафыннан “Шушы яктан, шушы туфрактан без” исеме астында балалар өчен җәйге каникуллар чорында авылыбызның төрле матур урыннары һәм табигате буенча экскурсия-сәяхәт оештырылды.
Балачагында кем генә рәсемнәр ясарга яратмаган да, кем генә дәфтәр битләрен төрледән-төрле сурәтләргә күмеп бетермәгән икән. Төрле төсләр алып, тирә-якны матур буяуларга төрү – сабыйларның яраткан һәм күңелле шөгыле. 28нче июль көнне Баландыш мәдәният йортында “Матурлык булсын һәр җирдә” дип исемләнгән чара үткәрелде. Балалар акбур белән асфальтка берсеннән-берсе матур да, кызыклы да рәсемнәр ясап күңел ачтылар.
Җәй айлары балаларның иң күңелле вакыты. Шул уңайдан 30 нчы июль көнне Урта-Мишә авыл клубында "җәйге каникулның куңелле мизгелләре" дигән исем астында балалар белән төрле спорт уеннары уйнатылды. Сәләмәтлеккә спортның ни дәрәжәдә мөһим икәне аңлатылды соңыннан аларга тәмле күчтәнечләр тапшырылды. Гер күтәру, волейбол уйнау, отжимания ясау, скакалкыда сикерүне ошаттылар. Шат күңел белән өйләренә таралдылар.
Сауш мәдәният йортында Хаҗдан кайткан Илнур Зәйнуллин белән очрашу узды. Чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде. Илнур Илдус улы хаҗның асылы һәм тарихы, аның исламдагы әһәмияте һәм аңа рухи әзерлек турында сөйләде. Катнашучылар сораулар бирделәр һәм фотографияләр белән презентация карадылар.