Җәй айлары балаларның иң күңелле вакыты. Шул уңайдан 30 нчы июль көнне Урта-Мишә авыл клубында җәйге каникулның "куңелле мизгелләре" дигән исем астында балалар белән төрле спорт уеннары уйнатылды. Сәләмәтлеккә спортның ни дәрәжәдә мөһим икәне аңлатылды соңыннан аларга тәмле күчтәнечләр тапшырылды. Гер күтәру, волейбол уйнау, отжимания ясау, скакалкыда сикерүне ошаттылар. Шат күңел белән өйләренә таралдылар.