Традиция буенча август башында илебездә Һава-десант гаскәрләре көне – легендар “канатлы пехота” бәйрәме билгеләп үтелә.

2022 елның 2 августы, сишәмбе

Десантчылар - көчле рухлы ир-атлар, илгә тугрылыклы кешеләр. Теләчелеләр арасында Әфганстан, Чечня һәм башка “кайнар нокталарны” узган десантчылар да аз түгел. Аларның сугышчан казанышлары  районыбызның үсеп килүче буыны өчен лаеклы партиотизм һәм армия даны үрнәге булып тора. Десантчылар бүген дә дәүләт әһәмиятендәге катлаулы һәм җаваплы бурычларны югары профессиональлек һәм кыюлык, батырлык һәм намуслылык белән үтиләр.

Хөрмәтле Һава-десант гаскәрләре хезмәткәрләре һәм ветераннары! Бәйрәм уңаеннан ихлас теләкләр кабул итегез! Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, хезмәттә уңышлар һәм иртәгесе көнгә ышаныч телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International