"Роберт Миңнуллинның балачак дөньясы" республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурска Татарстан Республикасының 26 муниципаль районыннан 133 эш тәкъдим ителгән. 2022 нче елның 2 нче августында Казан шәһәренең Республика балалар китапханәсендә тантаналы рәвештә бүләкләү булды. Бүләкләү тантанасында Роберт Миңнуллин гаиләсе катнашты, алар җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Безнең Теләче 2нче балалар бакчасыннан үз яшьтәшләре арасында "Иң яхшы шигырь сөйләүче" номинациясендә 1 урынны Әхмәтвәлиев Д. яулады. Аны бу җиңүе белән котлыйбыз!