Юбилярны котладылар

2022 елның 2 августы, сишәмбе

     2022 елның 1  август  көнендә Үзәк бистәсендә яшәүче тыл ветераны Әүhәдиева Фәридә Гәрәй кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Фәридә апага  Россия  Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсе тапшырылды. Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов Фәридә  апага   изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырды.

      Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International