4 август көнне Теләче балалар китапханәсендә «Яңа китап – яңа дөнья» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.

2022 елның 5 августы, җомга

Күргәзмә ярдәмендә укучыларга яңа кайткан китаплар турында мәгълүмат бирергә, балаларның игътибарын хәзерге заманның актуаль әдәбиятына юнәлтергә тырыштык.

Яшь китап укучылар шулай ук журналларның яңа саннары белән дә таныша алды. Танып-белүгә корылган балалар китапларын һәм мавыктыргыч энциклопедияләрне гаилә белән уку күңелле. Яңа басмалар ата-аналар өчен дә, балалар өчен дә кызыклы булгандыр дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International