2 августта Шармаш авыл китапханәсе китапханәчесе яшь китап укучылар белән "Спорт, матурлык, сәламәтлек" дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә үткәрде. Китапханәче балаларга сәламәтлек һәм спортның үзара бәйләнеше турында мәгълүмат бирде. Ул балаларга үз сәламәтлекләрен яхшырту турында сөйләде. Әңгәмә барышында "Анаграммалар", "Сәламәтлек", "Гыйбрәтле сүзләр һәм әйтемнәр", "Көндәлек график" кебек уеннар һәм ярышлар үткәрелде. Ахырдан китапханәче укучыларны "Спорт, матурлык, сәламәтлек" исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды, анда энциклопедияләр һәм төрле спорт төрләре буенча, сәламәтлекне ныгыту һәм саклау ысулларын, традицион медицинаны куллану буенча киңәшләр бирүче китаплар тәкъдим ителде. Алар белән танышкач, укучылар көчле һәм сәламәт булу өчен, үзләренә охшаган спорт төрләре белән шөгыльләнүләрен әйттеләр.