ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Олы Мишә урта мәктәбе базасында эшләп килүче "Ак каен" лагеры белән "Сау бул,лагерь!" дип саубуллаштык. Иртәнге гимнастикадан соң "Минем авырлыгым", "Минем буем" темасына әңгәмә узды. Балалар белән соңгы көнне "Кече Сабантуй" оештырдык. Табын көйләп, купата пешереп сыйландык. Көндәлек эшкә йомгак ясалды, балаларны исән - имин өйләренә озаттык.

Әлеге  көннең максаты-рус халык әкиятләре белән танышу барышында Рус милли мәдәниятенә мәхәббәт һәм хөрмәт формалаштыру.Педагоглар һәм тәрбияләнүчеләр әлеге чараны үткәрүдә актив катнаштылар. Көн дәвамында балаларга әкиятләр укыдылар, тәрбияләнүчеләр аларга иллюстрацияләр карадылар «Йомры икмәк», «Теремкәй» әкиятләрен сәхнәләштерделәр.

Чарада әти-әниләр, балалар һәм тәрбиячеләр катнашты. Коляскалар парадында тугыз үзенчәлекле коляска тәкъдим ителде.

Бүген Олы Мишә урта мәктәбе базасында эшләп килүче "Ак каен" лагеры "Хәтер көне"нә багышланды. Вожатыйлар бу кайгылы көн турында искә алдылар. Балалар белән документаль фильм каралды. Әңгәмәдән соң балалар белән мәктәп янындагы һәйкәлне чүп - чарлардан чистарттык. Һәйкәлгә уелып язылган авылдашлар исемлеге арасында бабайларыбыз исемнәрен таптык.

Мамадыш шәһәрендә 2005-2006 нче елгы егетләр-кызлар арасында пляж волейболы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.  


12
июль, 2022 ел
сишәмбе

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2022 елның 20 июлендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.

8 июль көнне Караширмә авылы клубында берләшмәгә йөрүче балалар белән "Терроризмга юл юк" дигән тематик кичә узды. Балалар бик теләп катнаштылар.

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Шул унайдан 8 июль конне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре   берләшмәгә йөрүче балалар белән асфальтка рәсем ясау конкурсы үткәрделәр. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бик матур, якты һәм матур бәйрәм. Аның символы - ромашка. Нәкъ менә ромашка герой ана медален бизәп тора да. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә районыбыздагы һәр гаиләгә тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телибез.

Сабантуй-буыннардан- буыннарга күчеп килгән олы  бәйрәм.Ул халыклар арасындагы дуслыкны ныгыта,дустанә яшәргә өнди.
8 июль көнне Балыклы авылында үткән Сабан туенда да балалар бердәм рәвештә төрле милли,кызыклы уеннар уйнадылар,җырлап,биеп күңел ачтылар.Батутта сикереп,баллы мамыктан авыз иттеләр.
Шушы бәйрәмне үткәрүдә оештыру эшләрендә,матди,бүләкләтә ярдәм итүчеләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Ел саен Россиядә июльнең икенче якшәмбесендә Балыкчы көне билгеләп үтелә. 10 июль көнне Югары Мәтәскә авыл клубында авыл балалары өчен " Балыкчы!". Катнашучылар Балык тоту буенча ярыштылар, викторинада катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, спорт уеннары уйнадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International