Балалар белән вакыт үткәрү-бәһасез,шатлык китерә. Табигатькә мәхәббәтне ничек тәрбияләргә? Файдалы ялны ничек активлаштырырга һәм иҗади потенциалны үстерергә? Баланы ничек,кайсы яктан күрергә? Бу сорауларга җавап беләсегез килсә, походка барырга гына кирәк! Җәй-балалар өчен дә, олылар өчен дә иң шатлыклы вакыт. Пикниклар, ял вакыты. Саф һава, табигать, кояш, команда эше күнекмәләрен алу, мөстәкыйльлек, хезмәттәшлек, үзара ярдәмләшү, һәм, әлбәттә, иң мөһиме – алынган күзәтүләрдән, яңа тәэсирләр һәм хис-кичерешләр белән баю.
Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапхана белән берлектә 8 июль көнне балалар өчен «Без походка барабыз»дигән туган- якны өйрәнү буенча тематик сәгать үткәрү өчен җәйге поход оештырдылар. Шулай ук "Ышаныч телефоны " әңгәмәсенә мәгълүмати буклетлар,материаллар да әзерләделәр. Кечкенә туристларны җыеп, тату компания белән авыл буйлап сәяхәткә китте. Бу чараның гүзәл мизгелләренең берсе-табигать мохитен, аның бөтен матурлыгы һәм серләре белән тану. Уеннар, җырлар, сөйләшүләр белән үрелеп барган вакыт сизелмидә узып китте. Җәйнең рәхәт көне белән ләззәтләнлгән малайлар- кызлар табигатьтә ял итеп,уйнап күңел ачтылар.
5 июль көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә җәйге каникул чорында, "Җәй китап белән күңелле"дип исемләнгән җәйге уку программасы эшләде. Китапханәче балаларның буш вакытларын файдалы үткәрү максатыннан әдәби сәяхәтләр, кычкырып укулар, укылган китаплар буенча фикер алышулар, викторина, кызыклы уеннар оештырды. Ачык һавада уку файдалы гына түгел, кызыклы да, уңайлы да.
Интернет безнең тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде. Әмма глобаль челтәрдә
куркынычсызлык бар кешегә дә кагыла. Балалар һәм өлкәннәр дә интернетның куркыныч яклары да бар икәнен истән чыгармаска тиешләр.
2022 ел Татарстанда- цифрлаштыру елы уңаеннан, Айдар авыл мәдәният йорты, китапханә белән берлектә мәктәп укучылары өчен «Интернет челтәрендә иминлек нигезләре» исемле дискуссия үткәрде. Балалар Интернет челтәрендә үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре белән таныштылар, виртуаль киңлектә нинди мәгълүматларны таратырга ярамаганлыгын, мошенниклардан ничек сакланырга, үз компьютерыңны вируслардан ничек сакларга, күңелсез мәгълүмат белән очрашудан ничек котылырга кирәклеген белделәр. Чара азагында балаларга Интернет ресурслары белән эшләү кагыйдәләре турында буклетлар тапшырылды.
Районда ТНВ "Алмаш" дип исемләнгән телевизион сериал төшерә башлады. Шул уңайдан "Туган авыл" күңел ачу комплексында сериалны төшерә башлауга старт бирелде. Башкаладан мәртәбәле кунаклар да кайтты.
2022 елның 1 июль көнендә Иске Карабаян авылында яшәүче тыл ветераны Арсентьева Дарья Максим кызына 102 яшь тулды. Шул уңайдан Дарья апага Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов исеменнэн тәбрикләмә hәм истәлекле буләк тапшырылды
2022 елның 1 июль көнендә Максабаш авылында яшәүче тыл ветераны Гайфуллина Тәгзимә Шөгаеп кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Тәгзимә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район социаль яклау идарәсе бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова hәм Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Фәрит Мәхмүтов Тәгзимә апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Гаилә - ул кеше үзе төзи ала торган иң зур бәхет. Гаиләсез кеше ялгызга әверелә. Һәрбер кеше өйдә үзе яраткан һәм якын кешеләре көтүен тели. Гаилә – ул үз гореф-гадәтләре һәм законнары белән кечкенә генә дәүләт. Иң мөхиме, әлеге истәлекле көн гаилә кыйммәтләренә карата яшь буында хөрмәт, ихтирам уяту максатыннан билгеләп үтелә.
Социаль халәткә һәм яшькә карамастан, безнең һәрберебез өчен тормышта беренче урында гаилә тора. Бу категориягә әти-әниеңне, тормыш иптәшеңне яки балаларны кертәсеңме, анысы мөхим түгел. Гаилә ул – бер өйдә яшәүче кешеләр генә түгел, ул – җылы мөнәсәбәтләр, мәхәббәт, авыр чакта бер-береңә терәк.
Ромашка-үзенә тартып торучы матурлыкка ия кыр чәчәге, ул чиста һәм ихлас мәхәббәтне, шулай ук рус табигатен һәм җылы җәйне символлаштыра. Нәкъ менә ромашка Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне символы булып тора. 6 июль көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре үткәргән “Ромашка кыры” исемле акциядә балалар актив катнашты. Традиция буенча бу бәйрәмдә ромашкалар рәсеме төшерелгән открыткалар белән уртаклашу кабул ителде. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне- җылы, чиста һәм якты бәйрәм. Үзара мәхәббәт һәм тугрылык, бәхет һәм иминлек һәр йортка килсен!
Үз-үзеңне саклау-яшәешнең беренче кануны. Шатлыклы, лаеклы тормыш өчен көрәштә һәркем сәламәт һәм күтәренке рухлы булырга тиеш. Сәламәт яшәү рәвеше-тәрбиянең мөһим компоненты ул. Сәламәт тормыш рәвеше кешегә сәламәтлек, бәхет, яшәү шатлыгы алып килә. 6 июль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре яшьләр белән”Сәламәт яшәүнең серләре” –дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр