Юбилярны котладылар

2022 елның 8 июле, җомга

2022 елның 1 июль   көнендә Иске Карабаян  авылында яшәүче тыл ветераны Арсентьева Дарья Максим кызына 102 яшь тулды. Шул уңайдан Дарья апага Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов исеменнэн  тәбрикләмә  hәм  истәлекле буләк тапшырылды

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Арсентьева Дарья Максим кызы 1920 елның 1 июлендә ТАССРның Саба районы Иске Карабаян авылында туа. Сугыш вакытында һәм аннан соң, яшь булуына карамастан, төрле эшләр башкарырга туры килә: сарык фермасында, ындыр табагында, басуда, урман кисүдә эшли. Үзен бөтене белән эшкә багышлаган Дарья Максимовна үз гаиләсен булдыра алмаган һәм гомере буе берүзе яшәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International