Әлеге көннең максаты-рус халык әкиятләре белән танышу барышында Рус милли мәдәниятенә мәхәббәт һәм хөрмәт формалаштыру.Педагоглар һәм тәрбияләнүчеләр әлеге чараны үткәрүдә актив катнаштылар. Көн дәвамында балаларга әкиятләр укыдылар, тәрбияләнүчеләр аларга иллюстрацияләр карадылар «Йомры икмәк», «Теремкәй» әкиятләрен сәхнәләштерделәр.