Җәйге каникуллар - иң күңелле вакыт! Ә җәйне китап белән үткәрү - тагы да кызыклырак. 2 июль көнне Урта Мишә авыл китапханәчесе “Җәй, китап, мин - дуслар” исемле җәйге эскәмия уздырды. Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Яңа, матур китаплар һәркемне үзенә тарта- аларны тотып карыйсы, укып карыйсы килә. Бүген укучылар күргәзмәдәге яңа китаплар белән ачык һавада таныштылар. Һәр укучы үзе яратып укыган китабыннан шигырьләр, әкиятләрдән өзекләр укыдылар. Китапханәче китап укучыларга китапханәне җәй көне дә онытмагыз, китап белән каникулларыгыз күңелле булыр, дигән теләктә калды.
3 июль конне Югары Мэтэскэ авыл клубында"Уеннар доньясында кунелле сэгать" дип исемлэнгэн чара утте. Чара барышында балалар торле хэрэкэтле уеннарда хэм викторинада катнаштылар,кызыклы табышмакларга жаваплар эзлэделэр, кунелле хэм дусларча атмосферада бик рэхэтлэнеп ял итеп,унай эмоциялэр хэм кэеф кутэренкелеге алдылар.
Караширмә авылы клубында балалар һәм яшьләр арасында теннис ярышы булып узды. Яшьләр дә, балалар да бик теләп катнаштылар.
3 июль көнне Караширмә авылы клубы каршында эшләп килүче балалар түгәрәге белән Фәния Габдулхакова булышлыгы ярдәмендә "Мастер-класс" үткәрелде. Балалар чәчәк ясауның төп ысулларына төшенделәр. Аларга бу мастер-класс бик ошады.
Велосипедта йөрүнең сәламәтлеккә файдалы булуы һәркемгә билгеле, аны балалар гына түгел, өлкәннәр дә үз итә. 30июньдә Алан авылында мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар арасында велосипед ярышы үткәрелде. Ярышка исә оныклары белән бергә әби-апалар, әти-абыйларда килгәннәр. Җиңүчеләргә генә түгел, һәрбер катнашучыга бүләкләр тапшырылды.
Чишмә. Бу сүз элек-электән тылсым көченә ия булган. Кеше дә гомер башын, туган нигезен чишмә белән тиңләгән. Чыннан да, чишмә гомер, нәсел башы кебек, тибеп чыга да акрын гына челтерәп ага бирә... Күп еллар дәвамында саф суы белән кешеләрне сөендерә...
28 июнь көнне Олы Тиләҗе авыл клубы спортзалында яшьләр көне уңаеннан волейбол уены оештырылды.
“Саулык — иң зур байлык” диләр. Әйе, сәламәт булмасаң, синең өчен бу тормышта бер нәрсә дә мөһим булмаячак. Сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләгенә ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән канәгәтлек ала. Сәламәт яшәү рәвешенең бер ысулы булып — физик күнегүләр тора. Физкультура, физик күнегүләр белән шөгыльләнү, үзенең организымыңны чыныктыру, зарядка ясау, күбрәк хәрәкәтләнүнең нинди зур әһәмияткә ия икәнен һәркем белә. Шул фикерләрне истә тотып 29 июнь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Сәламәтлек ачкычы – синең кулларда” дигән исем астында төрле спорт уеннары, ярышлар үткәрдек. Балалар бу уеннарда һәм ярышларда актив катнаштылар.
Бүген дөньяның бик күп илләрендә наркомания дигән яман чир таралган.Бу чиргә каршы бердәм күтәрелеп,балаларга, ,яшүсмерләргә яшьтән аңлату эшләре алып барырга кирәк.Шул максаттан Балыклы авылы мәдәният хезмәткәрләре "Наркоманиягә каршы-спорт аша"дигән чара кысаларында,берләшмәгә йөрүче балалар белән веломарафонга чыктылар.
Сауш авылында Балалар Сабантуе саф һавада – мәдәният йортының балалар мәйданчыгында үтте. Бәйрәм ярышларын уздыру, бүләкләү һәм җыр-бию, котлаулар белән үрелеп барды