ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

28 июнь көнне Караширмә авылы клубында олылар арасында домино ярышы булып узды. Олылар үзләренең уңганлыкларын, булганлыкларын күрсәттеләр.

30 июнь көнне район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе узды. Китапханә һәм мәдәния-ял итү үчреждениеләренең 2022 елның беренче яртыеллыгына эшчәнлек нәтиҗәлелеге күрсәткечләре буенча методистлар Сабирова А.Р., Фасхиева Р.В. чыгыш ясады. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Солтангәрәй улы хезмәткәрләренең эшчәнлегенә уңай бәя биреп, киләчәккә бурычлар куйды.


27
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

26 июньдә Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә көрәш көне .   Олы Мәтәскә авылында мәдәният хезмәткәрләре наркоманияга карата мәдәни чараларны еш үткәрәләр.  Шуның чираттагысы 26 июнь көнне “Наркотиксыз тормыш” дигән исем белән  узды. Бу чарада яшьләр катнаштылар. Мәдәният йорты директоры яшьләргә наркоманиянең  тормыш өчен  ни дәрәҗәдә  куркыныч чир булуы турында аңлатып узды. 


23
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

1941 елның 22 июне - Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе, Хәтер һәм кайгы көне – Бөек Ватан сугышы башланган көн. 81 ел элек бәла һәр йортка килеп җитте.


22
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

28 июнь 2022 нче ел көнне, “БЕРДӘМ РОССИЯ” сәяси партиясе Теләче бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камиль Садриев борчыган сораулар буенча халыкны шәхси кабул итәчәк. Кабул итү 9.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча булачак: Теләче авылы Гоголь урамы 22 нче йорт, “Батыр” спорткомплексы. Белешмәләр өчен телефон: 2-10-37.

Россиядә бүген “Хәтер һәм кайгы көне”. Нәкъ 81 ел элек Бөек Ватан сугышы башланган. Ул дәһшәтле еллар турындагы хәтер безнең ватандашларыбыз күңелендә мәңгегә сакланыр. Безнең корбаннар саннар белән генә үлчәнми. Сугыш дәһшәтенә карамастан, җиңү яулаган әби-бабаларыбызның батырлыгы, киләчәк буыннарга үрнәк булып тора.

21 июньнән 22 июньгә каршы төндә, илебездә “Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясе уздырыла. Һәлак булганнар истәлегенә урнаштырылган мемориаллар һәм һәйкәлләр янында күмәк рәвештә шәмнәр кабызыла. Акцияләрнең төп максаты – ватанпәрвәрлек, тарихи үткәнебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү һәм 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы чорларының фаҗигасен һәм каһарманлыкларын онытмау.

21 июнь көнне Теләче балалар китапханәсендә, кече һәм урта яшьтәге балалар өчен, «Я люблю твою, Россия, старину» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурсның төп максаты - балаларны рус халкының бай мәдәни мирасына тарту, аның тормышы һәм көнкүреше, рухи кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру иде.

Алар арасында 22 июнь, Хәтер көне.  21 июнь көнне Шармыш авылы китапханәчесе, "Сугышның беренче көне һәм җиңүгә беренче адым" хәтер сәгатенә чакырып, укучыларга Бөек Ватан сугышы башлануның беренче сәгатьләрен искә төшерде, миллионлаган кеше тормышының челпәрәмә килүе, сугыш көннәрендә солдатларның батырлыгы... Чарада катнашучылар Левитанның сугыш башлануы турындагы хәбәрен, Шипачевның "22 июнь, 1941" шигырен тыңладылар. “Умные разведчики", " Назови военную профессию" конкурсларында үзләренең тапкырлыкларын һәм игътибарлылыкларын күрсәттеләр.

Кечкенә кунаклар өчен зур бәйрәм программасы төзелде. Балалар төрле уеннарда, конкурсларда бик теләп катнаштылар. Чүлмәк ваттылар, капчык белән һәм туннель эченнән бик җитез йөгерделәр. Балалар ярышның һәр төрендә актив катнаштылар һәм бүләкләргә ия булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International