Китапханәчеләр Интернетның нәрсә икәнлеге, челтәрдә мөстәкыйль эш башланыр алдыннан баланың нинди төп кагыйдәләрен белергә тиешлеге турында сөйләделәр. Балалар китапханәчеләр белән бергә "бәйлелек", "интернет бәйлелек", "мәгълүмати куркынычсызлык" төшенчәләре турында фикер алыштылар. Шулай ук әңгәмә барышында компьютер бәйлелеге ничек барлыкка килүен, челтәрдә тормыш нәрсә белән туенуын ачыкладылар. Чара ахырында балалар хәзерге тормышта Интернет кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.
Олы Мишә урта мәктәбе базасында эшләп килүче "Ак каен" лагеры "Спортсменнар" темасы астында үтте. "Әгәр мин спортсмен булсам?" дигән әнгәмә укучылар күңеленә хуш килде. Алар үзләренең үй хыяллары белән уртаклаштылар. Стадионда мини футбол уйнадылар.
Олы Мишә урта мәктәбе базасында эшләп килүче "Ак каен" лагеры үзенең эшен "Кино сөючеләр" темасы астында дәвам итте. Укучылар теләге буенча кыска фильмнар карау оештырылды. Саф һавада "Күңелле стартлар", төрле спорт чаралары үткәрелде .
Әлбәттә, китап белән. Китаплар уку өчен җәй искиткеч вакыт. Китапханәчеләрнең төп бурычы - мөмкин кадәр күбрәк балаларны эчтәлекле ял белән тәэмин итү. Шул уңайдан 15 июнь көнне Иске Җөри авылы китапханәчеләре саф һавада "Җәй китап белән ямьле" дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрделәр, балалар үзләренең яраткан китапларын бик теләп укыдылар һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Китапханәләр бу чорда китаплар яшәгән йорт кына түгел, ә җәйге ял, авыл халкы һәм кунаклары өчен кызыклы очрашулар уздыру өчен дә популяр урын булып тора. Нәкъ менә китапханәләр җәйге каникулларны теләгән һәр кешенең мавыктыргыч сәяхәтенә әверелдерә.16 июнь көнне, Җәйге укулар программасы кысаларында, Алан авыл китапханәсендә "Җәйге ялым китап белән"дип исемләнгән әдәби ярминкә үткәрелде. Чара барышында балалар китаплар укыдылар, әкиятләр буенча пазллар җыйдылар, шулай ук балалар язучылары әсәрләре буенча төзелгән «Дөньяны китап белән таны» әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара күңелле узды, балалар китапханәдә вакытны ничек кызыклы һәм гадәти булмаган итеп үткәрүдән алган тәэсирләр белән таралыштылар.
Быел бу дата 19 июньгә туры килеп,кырык икенче тапкыр үткәрелә. Медицина хезмәткәрләре көне – ул табиблар гына түгел, фельдшерлар, шәфкать туташлары, кече персоналларның да бәйрәме, чөнки бернинди заманча җайланма да сырхауларга карата сизгер һәм игътибарлы мөнәсәбәтне алыштырмый. Медицина хезмәткәре - ул һөнәр генә түгел, ә яшәү рәвеше.
Бүген кунакта якташыбыз, академик, фәлсәфә фәннәре докторы Яхъя Абдуллинның кызы Зөлфия, оныклары Айгөл һәм Гөлнара, аларның кызлары Айсылу һәм Сафина китапханәбездә булып китте. Алар Яхъя Абдуллинның китапханәбезгә мирас итеп калдырылган шәхси китапханәсе бүлеген күреп, аңа зур игътибар бирелүенә чын күңелдән сөенеп рәхмәтләрен җиткерделәр. Үз чиратында, алар галимнең сакланып калган кайбер хезмәтләрен китапханәбезгә бүләк иттеләр. Татар халкының алдынгы фикер ияләре тормышы һәм эшчәнлегенә бәйле бу язмалар китапханәбез өчен зур табыш булды.
Олы Мишә урта мәктәбе базасында эшләп килүче "Ак каен" лагеры "Беренче ярдәм" темасы астында узды. Көннең иң мөһим өлеше булып,музей буенча экскурсия булды. Әби - бабайларыбыз кулланган эш коралларын, телевизор һәм радиоларны карадык. Шулай ук пионерлар берләшмәсенең 100 еллыгына багышланган аерым бүлекне дә карап уздык. Укучылар барабанда уйнап карадылар. Бүгенге көн бик күңелле узды.
Баландыш төп мәктәбе “Кояшкай” лагеренда ял итүчеләр бүген,17нче июнь көнне район үзәгенә экскурсияга юл тоттылар. “Туган авыл” кунакханә-күңел ачу комплексында урнашкан музейга, кечкенә зоопаркка керделәр. Балалар үткән тарихыбызны күрсәтүче экспонатларга карап, сокландылар, кошлар , җәнлекләр белән якыннан таныштылар. Соңыннан паркта төрле уеннар уйнап, күңел ачтылар. Экскурсия һәркем өчен кызыклы һәм файдалы булды.
17 июнь көнне Шәтке мәктәп китапханәсендә авыл китапханәчесе белән берлектә мәктәп яны лагерена йөрүче балалар белән "Петр I – тормышы һәм эшчәнлеге"дип исемләнгән патриотик дәрес үткәрелде.
Әлеге чарага «Петр Великий - целая история" дигән тематик китап күргәзмәсе оештырылган иде, анда Петр 1-гә, аның якын тарафдарлары һәм беренче Бөтенроссия императоры үткәргән реформаларга багышланган әдәбият тәкъдим ителде. Чара барышында катнашучылар булачак хөкүмәт башлыгының балалар һәм яшүсмер еллары, реформалары, император җитәкчелегендә Россия армиясенең хәрби походлары һәм җиңүләре, соңрак Россия империясенең башкаласына әверелгән Петербургның нигез ташы турында кызыклы фактлар белделәр.