17 июня 2022 года в г.Арск команда юношей педагога дополнительного образования МБУ ДО ДООЦ Рустама Габдулгазизовича Хабирова приняла участие в полуфинальном турнире 2 – ой зоны республиканских соревнований «Кожаный мяч» среди юношей 2009 -2010 годов рождения .Состав команды: Абдуллин Самир, Хабибрахманов Азат, Ибрагимов Ильназ, Муликов Данияр, Байрамов Тагир, Мухаметшин Ралиф,Муртазин Камиль, Сунгатуллин Амир, Ахметвалиев Адель, Хабибуллин Тимур, Муртазин Самат, Фатихов Руслан.
По итогам игр наши юноши, в упорной борьбе, заняли 1 место.
Финальные игры состоятся с 28 по 30 июня в г.Казань.
Петр I - Бөек атаклы дәүләт эшлеклесе, Романовлар династиясеннән Мәскәү патшасы, Бөтенроссия императоры, Бөек реформатор. Истәлекле көн уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Петр I чоры белән танышу” исемле мәгълүмат сәгате үткәрелде. Балалар Петр I нең тормышы, аның биографиясеннән фактлар, реформалары һәм эшләре белән таныштылар. Чара аларда ватанпәрвәрлек һәм үз Ватанына, Россия тарихына карата мәхәббәт хисе уятты.
16 июнь көнне Теләче мәдәният һәм ял паркында балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Бөек Россиянең беренче императоры» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Быел Яңа Россиягә нигез салучы бөек реформатор, император Петр Беренченең тууына 350 ел тула. Балаларга Пётр Алексеевичның Россияне алдынгы европа илләре сафына бастырыр өчен күп тырышлыклар куюы турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук А.С. Пушкинның «Бакыр җайдак», А. Толстойның «Петр Беренче» әсәрләреннән өзекләр укылды.
Олы Мишә урта мәктәбе базасында эшләп килүче "Ак каен" лагеры сюрпризлар көненә багышланды. Стадионда хәрәкәтле уйнап "Яшерелгән байлыкны тап" дигән сюрприз табу уены уйнадык. Кызлар һәм малайлар командасы бер - берсенә сюрприз - бүләкләр ясадыла. Соңыннан аларны яшереп "Эссе- салкын" уены уйнадылар.Бу көн сюрпризларга бай булды.
16 июнь көнне җәйге лагерьда иң көтеп алынган, якты һәм күңелле «индеецлар көне» узды. Бу көнне барысы да гадәти булмаган иде: отрядлар һинд кабиләләренә әйләнде. Нәсел юлбашчылары линейкада лагерьның баш юлбашчысына рапорт тапшырдылар. Ә алга таба һинд биюләре, индейцларның законнары һәм багышлау йолалары үткәрелде. Шунда ук «иң яхшы костюмлы кабилә» дигән фото-сессия булды.Менә шундый гадәти булмаган көн булды бүген лагерьда.
Бүген тәрбиячеләр Сабантуйның уеннарын балаларга уйнаттылар: аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү. Балалар уеннарда бик теләп катнашты.
2022 елның 15 июнь көнендә Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераны Мөхәмәтҗанова Нәсимә Самат кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Нәсимә апага Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсе тапшырылды. Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов Нәсимә апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырды.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Олы Мишә урта мәктәбендә базасында эшләп килүче "Ак каен" лагеры "Сәламәтлек һәм спорт" темасына багышланды. Иртәнге аштан соң "Күңелле стартлар" үткәрелде. Балалар 2 командага бүленеп эстафета ярышында катнаштылар. "Баш,аяк һәм кул белән", "Парыңны тап", "Чиләк һәм шар белән йөгерү", "Тупны сикертеп бару" укучыларга аеруча ошады, һәр команда җиңү теләге белән янды. Эстафета ахырында иң җитез һәм иң төгәл укучылар билгеләнде.
12 июнь - Россия көне уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә авыл яшьләре һәм мәктәп яны лагере балалары белән “Россия - минем Ватаным” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте. Яшьләр һәм балалар Россия символларының төшенчәләрен искә төшерде, бәйрәмнең тарихы белән танышты. Чара ахырында барлык балаларга дәүләтнең төп символы - Россия флагы ясарга тәкъдим ителде.
Отмечается ежегодно с 1992 года в день принятия Декларации о государственном суверенитете РСФСР 12 июня 1990 года .10 июня работники культуры села Шадки провели патриотический урок "Родина моя - бескрайняя Россия". Библиотекарь рассказала детям о самом "молодом" государственном празднике в стране. Ребята узнали много нового и интересного об истории России, о быте, традициях и культуре народов России, о государственных символах нашей страны.