10 июнь көнне Балык Бистәсендә 2005-2006 елларда туган футболчылар командасы өстәмә белем бирү педагогы Нәҗметдинова И.К. җитәкчелегендә «С дивизионы»футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабының 4 турында катнашты.
12 июнь- Россия көнен дәүләтебезнең һәр җирендә билгеләп үтәләр. Шул рәвешле үз традицияләре, тарихы, халкы, җиңүләре булган бөек илебезне данлыйбыз. Алан авылы китапханәсендә дә Россия көненә багышланган "Иркен минем туган илем" дигән мәгълүмат сәгате уздырдырылды. Чараның максаты - үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык формалаштыру, РФнең дәүләт символларын - гербын, әләмен, гимнын популярлаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрне арттыру иде.
Бу көнне без Бөек Ватаныбыз өчен горурлык тудыру турында сөйлибез. Бу бәйрәм - милли бердәмлек һәм Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы. Әлеге бәйрәм уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен рәсем ясау конкурсы оештырдылар. Балалар асфальтта үз рәсемнәрен ясадылар. Чара барышында китапханәче РФ һәм РТ флаглары турында сөйләде. Конкурсның төп максаты-балаларны халыкның бай мәдәни мирасына тарту, аның тормышы һәм көнкүреше, кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру булды. Бу чара Ватан өчен патриотизм, намуслылык һәм горурлык хисе тәрбияләүгә юнәлдерелде.
Шулай итеп, үз традицияләре, тарихы, халкы, җиңүләре булган бөек илебезне данлыйбыз. 10 июнь көнне Югары Кибәхуҗа мәдәният йортында да китапханә белән берлектә Россия көненә багышланган " Тарихлардан килгән хакыйкать" дигән темага телдән журнал уздырдырылды. Чараның максаты - үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык формалаштыру, РФнең дәүләт символларын - гербын, әләмен, гимнын популярлаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрне арттыру.
Олы Мишә урта мәктәбе базасында эшләп килүче "Ак каен" лагереның 14 нче көне. "Юлларда сак бул, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтә" девизы астында үткән бу көн төрле файдалы һәм мавыктыргыч чараларга бай булды. Юл билгеләре буенча викторина, рәсем конкурсы үткәрелде. Соңыннан велосипедта ярыш оештырылды.
Авыл читендә урнашкан мәйдан бу көнне авыл халкын, читтә яшәүче якташларны, шулай ук күрше авыллардан, районнардан хәтта Мәскәудән килгән кунакларны берләштерде. Сабантуй кичкә кадәр җыр, бию, гармун моңы, татар халкының милли уеннары белән үрелеп барды. Сабантуйның абсолют батыры булып – Максабаш авылы егете Гаязетдинов Рүзәл танылды.
13 июнь көнне Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән милли бәйрәм – Сабан туе гөрләп узды. Икмәк булса, җыр да була диләр. Милли бәйрәмебез Сабантуйның нигезендә әнә шул икмәкне үстерүче игенчеләребез хезмәтен олылау ята. Бәйрәм авыл үзешчәннәре катнашында, театральләштерелгән күренеш белән башланып китте. Бәйрәмне оештыруда Казаклар авылы китапханәчесенең дә зур өлеше керде. Кайткан кунаклар, авыл халкы – барысы да Сабантуй мәйданына агылды. Мәйдан уртасында милли көрәш, күңелле уеннар, моңлы җырлар яңгырады. Халык рәхәтләнеп бәйрәм итте.
Без сезнең белән Россиядә яшибез. Нинди ул? Без аның турында нәрсә беләбез? Ватан турында сөйләп, без нәрсә белән горурлана алабыз? Россия нәрсә белән данлыклы? Әлеге һәм башка сораулар буенча сөйләшү булды, анда балаларга Россия Федерациясенең күпмилләтле дәүләт булуы, аның территориясендә 180 төрле милләтле халык һәм этник төркем яшәве турында сөйләнде. Катнашучылар Ватан турында шигырьләр һәм мәкальләрне искә төшерделәр, «Россия флагы төсләре» флешмобында катнаштылар.
10 июнь көнне, Россия көне алдыннан, Үзәк авыл китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Минем Россиям» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрде. Балаларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Илебезнең рәсми символлары турында сөйләде. Алар Россия байрагы турында күп яңалыклар белделәр, аның төсләренең нәрсә аңлатуын ачыкладылар һәм аппликация ярдәмендә йөрәкләр ясадылар. Россия Дәүләт туграсы тарихы турында фикер алыштылар. Мультимедиа презентациясе аларга Ватаныбызның тарихына чумарга һәм аны данлаган бөек кешеләр турында белергә ярдәм итте. Чара барышында балалар мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр.
12 июнь көнне Олы Мәтәскә авылында халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, йолаларны, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән милли бәйрәм - Сабантуйлар гөрләп узды. Татарча көрәш, авыш колгага менү, капчык сугышы, аркан тартыш һәм башка төрле уеннар концерт номерлары белән үрелеп барды. Авылдашлар, кайткан кунаклар күңел күтәренкелеге белән таралыштылар.