Без сезнең белән Россиядә яшибез. Нинди ул? Без аның турында нәрсә беләбез? Ватан турында сөйләп, без нәрсә белән горурлана алабыз? Россия нәрсә белән данлыклы? Әлеге һәм башка сораулар буенча сөйләшү булды, анда балаларга Россия Федерациясенең күпмилләтле дәүләт булуы, аның территориясендә 180 төрле милләтле халык һәм этник төркем яшәве турында сөйләнде. Катнашучылар Ватан турында шигырьләр һәм мәкальләрне искә төшерделәр, «Россия флагы төсләре» флешмобында катнаштылар.