ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Гамәли региональ тикшеренүләр проекты даими рәвештә Казан халкы өчен Татарстан буйлап  экскурслар оештыра.  Шул уңайдан Шармыш авылына тарихчы Марк Шишкин җитәкчелегендә Казан кунаклары килде. Экскурсия Святая Богородица чиркәвендә башланып китте. Кунакларга гыйбадәтханәнең тарихы сөйләнде, аннары архитектор П.Г. Пятницкийның кабере белән таныштырылды. Парк буйлап узганнан соң кунаклар китапханәдә булдылар, алар "Шармыш авылы тарихы" альбомы һәм «Всему начало здесь, в краю моем родном…». күргәзмәсе белән таныштылар. Очрашу Троица бәйрәмен искә алып, аның гореф-гадәтләре турында сөйләшү белән тәмамланды.

Россия көне – бөтен ил күләмендә билгеләп үтелүче һәм милли бердәмлек символы булган иң әһәмиятле дәүләт бәйрәмнәреннән берсе. 1990 елның 12 июнендә РСФСР халык депутатларының I Съезды РСФСР Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итә. 9 июнь көнне, әлеге истәлекле дата уңаеннан, Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен «Ватанымны шигырьләрдә данлыйк!» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Башта балалар Россия көне бәйрәменең килеп чыгу тарихын, аның һәркем өчен әһәмиятле икәнлеген белделәр. Соңыннан Туган ил, Россия турында рус классиклары әсәрләреннән шигырьләр укыдылар. Китапханәгә килүчеләр өчен  «Русь, Россия, Туган илем!» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Чара ахырында балалар "Россия рәсем ясый" Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.

Ул шул ук вакытта иң яшь һәм тантаналы милли бәйрәмнәрнең берсе — Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Илебезнең төп байлыгы — аның күпмилләтле  халкы. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк. Шушы  вакыйга уңаеннан Баландыш авыл китапханәсе 10 нчы июнь көнне “Кояшкай" мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар белән "Россия - минем Ватаным!" дип аталган уен-дәрес үткәрде.

Ул Россия көненә багышланган. Чара гимн белән башланып китте. Балалар Россия көне турында видеофильм һәм Россиянең төрле регионнары турында мультфильм карадылар. Укучыларга викторина оештырылды, рус шагыйрьләренең Россиягә багышланган шигырьләрен укыдылар. Соңыннан Россия гербы һәм флагының пазлларын җыйдылар.

Олы Мишә урта мәктәбе базасында эшләп килүче "Ак каен" лагереның 9 нчы көне. "Туган Җирем, Татарстан" дип аталган чара Татарстан гимны белән башланып китте. Алдан эзерләнгән берничә укучы туган җир турында шигырь сөйләде. Аннан соң, "Табышмакны дәвам ит" дигән уен уйнадылар. Көндезге ашны ашаганнан соң, туган авылның матур җирләренә экскурсия оештырылды.

Россия көне – ел саен 12 нче июньдә  билгеләп үтелә торган бәйрәм. Әлеге бәйрәм ирекне, дуслыкны һәм халыклар арасында татулыкны чагылдыра. Бу көнне суверенитет турында декларация кабул ителү бәйрәм ителә.Шул уңайдан  Баландыш төп мәктәбенең “Кояшкай” мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар белән рәсем конкурсы ,викторина үткәрелде,китап күргәзмәсе оештырылды.

Олы Мишә мәктәбе укучылары Республика күләм узучы "Умницы и Умники" бәйгесендә зона турын узып, финал өлешендә югары күрсәткечләр белән район данын яклап кайттылар.

Олы Мишә урта мәктәбе базасында эшләп килүче " Ак каен" лагерының 10 нчы көне. Ул экологиягә багышлана. Балалар табигатьне саклау турында бик күп мәгълүмат тупладылар. "Бөҗәкләр тешләгәндә беренче ярдә " темасына багышланган әнгәмәдә үз белгәннәре белән уртаклаштылар,яңа мәгълүматлар алдылар.

9 июнь – дуслык көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге көнне без Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән бергәләп кызыклы уеннар уйнап, җырлап-биеп, бер-беребезгә кулдан төрле бүләкләр бүләк итеп, бик күңелле үткәрдек.

Россия көне-ул азатлык, тынычлык һәм игелек бәйрәме. Шул уңайдан Теләче муниципаль районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Кашапова А.Х. балигъ булмаганнар белән, социаль хезмәт алучылар арасында, «Минем адресым-Россия» мәгълүмат сәгате үткәрде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International