ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Аның әсәрләре балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә үткәрелә торган бәйрәм чараларында еш башкарыла. 4 июнь көнне шагыйрәгә 75 яшь тулды. Э. Шәрифуллинаның юбилее уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә китапханәдә булган китаплары һәм газета-журналларда басылган мәкаләләре, шигырьләре урын алган" Иҗат канатларында” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә укучыларны шагыйрәнең тормышы һәм иҗаты, шулай ук аның иң танылган балалар әсәрләре белән таныштыра. Аның нәфис шигырьләре йөрәкләрне җилкетергә, җаннарны сафландырырга, әллә нинди хыял дөньяларына алып китәргә сәләтле. Шул ук вакытта аның балалар өчен язылган самими шигырьләре дә һәм тормышның катлаулы якларын чагылдырган, зур мәсьәләләрне күтәргән әсәрләре дә күп.

Бу көнне балалар  Петр I тормышы һәм эшчәнлеге, аның Россия дәүләтчелеге үсешенә керткән өлеше, рус флоты тарихы турында күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Балалар бик теләп табышмакларга, сорауларга җавап бирделәр, «Петр 1 1682-1725 елларда Россия» темасына презентация карадылар.

Аның тәрҗемәсе өчен әсәрләре күпме генә авыр булмасын, шагыйрь планетабызның барлык почмакларында да диярлек үз укучылары бар. Аның әкиятләре белән без әле укырга өйрәнмичә таныша башладык һәм күп әсәрләрен яттан беләбез.

Ул шул ук вакытта иң яшь һәм тантаналы милли бәйрәмнәрнең берсе — Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Илебезнең төп байлыгы — аның күпмилләтле халкы. Шушы вакыйга уңаеннан 8 июнь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Россиянең дәүләт символлары" дигән темага танып-белү сәгате үткәрелде. Чараның максаты - үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык формалаштыру, РФнең дәүләт символларын - гербын, әләмен, гимнын популярлаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрне арттыру. “Без Россиядә яшибез” исемле китап күргәзмәсе оешырылып, күзәтү ясалды. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк. 

09 июнь көнне Мамадыш шәһәрендә Өстәмә белем бирү педагогы Хәбиров Р.Г. җитәкчелегендә 2009-2010 елларда туган футболчылар командасы «С дивизионы»футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабының 3 турында катнашты.

8 нче июнь көнне Олы Мишә мәктәбе базасында эшләп килүче "Ак каен" лагере узенең эшчәнлеген "Фантазерлар" көне дип билгеләде. Укучылар үзләренең фантазияләрен рәсемнәрендә күрсәтергә тырыштылар. "Минем хыялдагы мәктәп", "Ускәч мин кем булачакмын" кебек матур рәсемнәр ясадылар. "Менә мин нинди фантазер!" исеме астында рәсемнәре буенча әңгәмә үткәрелде. Ин яхшы фантазер Фатхуллин Рамиль булды.

22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне , дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. Шуны күздә тотып 21 июнь көнне Максабаш авылы һәйкәле янында  мәдәният хезмәткәрләре  «Хәтер шәмен яндыр» дип исемләнгән патриотик сәгать   уткәрделәр,  Боек Ватан сугышында ятып калганнар истәлегенә шәмнәр кабыздылар. Соныннан бер минутлык тынлык белән сугыш каһарманнарын искә алынды.

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан илебездә “Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясе уздырыла. Һәлак булганнар истәлегенә урнаштырылган һәйкәлләр янында шәмнәр кабызыла. Акциянең төп максаты – ватанпәрвәрлек, тарихи үткәнебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү һәм 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы чорларының фаҗигасен һәм каһарманлыкларын онытмау. Әлеге “Хәтер шәме” акциясенә Урта Мишә авыл мәдәният хезмәткәрләре дә балалар белән кушылдылар. Китапханәдә “Бала күзләрендә сугыш шәүләсе” дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Шулай ук “Батырларыбызны онытмыйк. Илебез күге тыныч булсын!” исемле китап күргәзмәсе куелды.

22 июнь көнне Сауш мәдәният йортында стелла янында мәдәният йорты хезмәткәрләре «Хәтер шәме»акциясе үткәрделәр. Акция Мәңгелек ут обелискы янында башланды, аның янында хезмәткәрләр яшьләр белән бергә шәмнәр кабыздылар. Акцияне оештыручылар катнашучыларга бу акциянең Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган барлык ватандашларыбызның батырлыгына хөрмәт күрсәтү икәнлеген сөйләделәр. Һәр теләгән кеше шәм кабызып, безгә тыныч тормыш тәэмин иткән кешеләргә хөрмәт күрсәтеп, шәм кабызды. 


20
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 20 июненнән алып 01 июленә кадәр  кулланучылар сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International