«Хәтер шәмен яндыр» патриотик сәгать  

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне , дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. Шуны күздә тотып 21 июнь көнне Максабаш авылы һәйкәле янында  мәдәният хезмәткәрләре  «Хәтер шәмен яндыр» дип исемләнгән патриотик сәгать   уткәрделәр,  Боек Ватан сугышында ятып калганнар истәлегенә шәмнәр кабыздылар. Соныннан бер минутлык тынлык белән сугыш каһарманнарын искә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International