22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан илебездә “Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясе уздырыла. Һәлак булганнар истәлегенә урнаштырылган һәйкәлләр янында шәмнәр кабызыла. Акциянең төп максаты – ватанпәрвәрлек, тарихи үткәнебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү һәм 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы чорларының фаҗигасен һәм каһарманлыкларын онытмау. Әлеге “Хәтер шәме” акциясенә Урта Мишә авыл мәдәният хезмәткәрләре дә балалар белән кушылдылар. Китапханәдә “Бала күзләрендә сугыш шәүләсе” дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Шулай ук “Батырларыбызны онытмыйк. Илебез күге тыныч булсын!” исемле китап күргәзмәсе куелды.