Велосипедта йөрүнең сәламәтлеккә файдалы булуы һәркемгә билгеле, аны балалар гына түгел, өлкәннәр дә үз итә. 18 июнь көнне Караширмә авылы хезмәткәрләре балалар арасында велосипед ярышы үткәрде. Ярышка килгән балаларның һәрберсе бик теләп катнашты. Җиңүчеләр дә, катнашучылар да бүләкләр белән кайтып киттеләр.
Ак халатлы шәфкать туташлары. Бүгенге тормышны алардан башка күз алдына китерүе мөмкин түгел. Бүген, 19 июнь көнне, Караширмә авылы клубында шушы хөрмәткә лаеклы шәфкать туташлары белән очрашу булды. Алар үзләренең авыр хезмәтләре турында сөйләделәр. Алар алдында баш иябез
14июньдә Алан мәдәният йортында яшүсмерләр белән "Сәламәтлекне яшьтән сакла,наркотикларны читләтеп үт" дип исемләнгән әңгәмә булып узды.
Наркомания бүгенге көндә чын-чынлап бәлага әйләнде. Элек аны “көнбатыш чире” дип атасалар, хәзер бу афәт безгә дә килеп җитте. Наркомания колы булучыларның күпчелеге бу ялгыш юлга, “берни дә белмәгәнлектән” кереп китә.Соңгы вакытта мәктәп яшендәге балалар арасында наркотик матдәләр кулланучылар, “яфрак көйрәтү” белән мавыгучыларның артып китүе хафага салды.Үз-үзенә кул салып күпме талантлар, өметле яшьләребез hәлак була. Беркайчан да үлемне сайларга ашыкмыйк. Наркотикларга каршы бергәләп көрәшик!
18июньдә Алан мәдәният йортында яшүсмерләр белән "Яшьләр терроризмга каршы" дип исемләнгән әңгәмә булып узды.Әңгәмә барышында яшүсмерләргә терроризм һәм экстремизмның асылы, аның китергән афәтләре турында аңлатылды. Шулай ук үзеннең һәм башкаларның иминлеген саклау өчен ниләр эшләргә кирәклеге әйтелде. Дәүләт тарафыннан халык иминлеге өчен нинди чаралар күрелүе дә аңлатылды.
2022 елның 15 июнендә Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре «Изге Троица»дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Балаларга Троица бәйрәме турында сөйләделәр. Балалар бәйрәмнең тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштылар.
Иң хөрмәтле агач - Каен. Каен бәйрәмнең символы, мөгаен, чөнки ул иң беренчеләрдән булып матур яшеллеккә киенә. Бу агач игелек китерә, чирләрдән саклый, дип саналды.
Китапханәче укучыларны “В единстве наша сила” дип исемләнгән күргәзмә белән таныштырды, аларның игътибарын Россия халыклары турындагы китапларга юнәлтеп, илебездә яшәүче милләтләр турында сөйләде. Социаль челтәрләрдә укучылар игътибарына «Знай своё Отечество» дигән тематик викторина тәкъдим ителде.
Табигатьне саклаучыларны тәрбияләү, җаваплы булырга, табигатьне яратырга һәм сакларга өйрәтү, аның байлыкларыннан сакчыл файдалану максатыннан 14 июнь көнне безнең балалар бакчасында экологик эшләр марафоны узды.
12нче июнь көнне Россия Федерациясенең Дәүләт бәйрәме — Россия көне билгеләп үтелә. Ул шул ук вакытта иң яшь һәм тантаналы милли бәйрәмнәрнең берсе — Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Илебезнең төп байлыгы — аның күпмилләтле халкы. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк. Шушы вакыйга уңаеннан Баландыш мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре 10нчы июнь көнне “Кояшкай” мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар белән "Россия - минем Ватаным!" дип аталган уен-дәрес үткәрде.
Хөрмәтле райондашлар! Россия көне уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итеп алыгыз.
12 июнь - илебезнең яңа тарихында үзенчәлекле дата.
Сезне Теләче муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән милли бәйрәмебез – Сабан туе белән ихлас тәбрик итәм. Быелгы бәйрәм районыбызның кабат оешуына 30 ел тулуны билгеләп үтү кысаларында уза. Шушы вакыт эчендә Теләче үзәге, авыллар яңа сулыш алып, төзекләнде, зурайды.