Балаларның җәйге каникуллары дәвам итә. Балаларның ялларын күңелле һәм мавыктыргыч үткәрү өчен төрле чаралар оештырыла. Каникуллар башлану сәбәпле 8 июнь көнне Караширмә авылы клубында "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ Саба бүлекчәсе начальнигы Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы олылар белән юл-транспорт хәрәкәте куркынычсызлыгы турында әңгәмәләр үткәрде, балаларга тормыш куркынычсызлыгы, кичке якта җәмәгать урыннарында үзеңне тоту кагыйдәләре, елга буйларында сулыкларга якын урыннарда җәй көне үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында күрсәтмәләр бирде. Җәйге каникулда балаларны, оныкларны юл хәләкәтеннән саклау темасы бик эчтәлекле булды.
Шахмат тарихына күз салсак, башта аны 4 кеше уйнаган. Йөрешләр уен сөякләре ыргытып билгеләнгән. Борынгы шахматлар комарлы уеннар рәтенә кергән, хәзер исә шахматларны салкын акыл белән, һәр адымны ныклап уйлап уйныйлар, анда очраклылык элементы юк дияргә дә була. Шуңа да карамастан, шахмат партиясенең ахырын алдан әйтү мөмкин түгел: бер ялгыш адым партияне бөтенләй икенче юлга кертеп җибәрергә мөмкин. Шашка уены безнең чорга бик борынгы дәверләрдән килгән. Хәзер бу уен спорт төрләренең берсе булып санала.
Физик сыйфатларны түгел, ә күбрәк акыл үсешенә тәэсир итә торган булганга, балалар да аны спорт дип түгел, ә уен дип саный. Шашка уйнау логик фикерләү сәләтен үстерә, зиһенне чарлый, фикер туплауга ярдәм итә, басылып утыруны таләп итә һәм шул сыйфатны тәрбияли. Иң мөһиме, бу уен хәтерне яхшырта. 8 июнь көнне Караширмә авылы клубында да яшьләр һәм олылар арасында шахмат-шашка уены булды. Олылар фикерләү сәләтен ныгыттылар, яшьләр өйрәнделәр.
12 июнь көнне Россия Федерациясенең Дәүләт бәйрәме — Россия көне билгеләп үтелә. Ул шул ук вакытта иң яшь һәм тантаналы милли бәйрәмнәрнең берсе — Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Илебезнең төп байлыгы — аның күпмилләтле халкы. Шушы вакыйга уңаеннан 8 июнь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Россиянең дәүләт символлары" дигән темага танып-белү сәгате үткәрелде. Чараның максаты - үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык формалаштыру, РФнең дәүләт символларын - гербын, әләмен, гимнын популярлаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрне арттыру. “Без Россиядә яшибез” исемле китап күргәзмәсе оешырылып, күзәтү ясалды. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк.
8 июнь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектэ “Наркомания һәм алкогализмга без каршы”дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Яшьләр алкоголь, наркомания кебек һәм сәламәтлек өчен аеруча куркыныч булган зарарлы гадәтләр турында искә төшерделәр.
Социаль хезмәткәр һөнәре – иң кешелекле һәм игелекле һөнәрләрнең берсе. Ул һәркемнән фидакарьлек, сабырлык, түземлек һәм башка кешеләрнең проблемаларын хәл итүгә үзен багышлауны таләп итә. Социаль хезмәткәрләрнең уникаль рухи сыйфатларын берни дә алыштыра алмый.
Ел саен 6 июньдә, бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне, ә бөтен дөньяда – Халыкара рус теле көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Сауш авыл китапханәсендә “Рус әдәбиятына нигез салучы” исемле әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларны А.С. Пушкин тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Чара конкурс программасы белән дәвам итте, катнашучы балалар яраткан әкиятләре буенча виртуаль сәяхәт ясадылар, "Пушкин әкиятләрен беләсеңме?” дигән тема белән викторина сорауларына җавап бмрделәр. Чара шигырь укучылар конкурсы белән тәмамланды, анда балалар бөек рус шагыйре шигырьләрен яттан сөйләделәр.
Бу бәйрәм җәмгыятькә Пушкинның Россия һәм тулаем дөнья мәдәнияте өчен иҗади мирасын аңлата. Ул дөнья мәдәниятенең иң яхшы үрнәкләре белән генә чагыштырырлык яңа, классик сәнгатькә нигез салучы булды. Пушкин - Россия исеме, Россия горурлыгы. Бу дата уңаеннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре китап укучыларны Пушкин әкиятләренең тылсымлы дөньясына чакырдылар. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. А.С. Пушкинның әкиятләрен һәм әсәрләрен укуда актив катнаштылар. Китапханәче катнашучыларга бу бәйрәмнең барлыкка килүе турында сөйләде, бөек шагыйрьнең рус теле үсешенә керткән өлеше, аның Ватанга һәм үз халкына булган мәхәббәте турында сөйләде.
8 июньдә "Акчарлак" лагеренда "Күңелле стартлар" узды. Һәр этапта көрәш белән яуланды. Балалар йөгерүдә, сикерүдә, туп белән узышуда үзләренең көчләрен сынады. Һәрвакыттагыча, ярышларда дуслык җиңде.
Безнең балалар бакчасы да шундый истәлекле көнне игътибарсыз калдырмады. Тәрбияләнүчеләр рус шагыйре иҗаты белән таныштылар, тәрбиячеләр белән берлектә китаплар карадылар, искиткеч шигырьләр һәм могҗизалы әкиятләр укыдылар һәм искә төшерделәр, «Балыкчы һәм балык турында әкият», «Алтын әтәч турында әкият»ләре буенча рәсемнәр ясадылар.
Олы Мишә урта мәктәбе базасында эшләп килүче "Ак каен" лагереның 7нче көне. Бүгенге көн "Театр һәм музыка" темасына багышланды. Балаларнын яраткан мультфильмнарыннан "Көйне таны" уены оештырылды. Укучылар караокега кушылып жырладылар, төрле музыкаль уеннар уйнадылар