ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

07 июнь көнне Биектау шәһәрендә 2005-2006 елларда туган футболчылар командасы өстәмә белем бирү педагогы Нәҗметдинов И.К. җитәкчелегендә «С дивизионы»футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабының 3 турында катнашты

Россиядә әлеге көн экологлар бәйрәме буларак та үзенчәлекле. Бу бәйрәмнең төп максаты - әйләнә-тирә мөхитне саклау хакына һәм кешелек дөньясы исән калсын өчен табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт булдыру.

"Кояш нурларыннан ничек сакланырга", "Эссе какканда беренче ярдәм күрсәтү" темаларына әңгәмә уткәрелде. "Начар гадәтләрдән саклан!" рәсем конкурсы оештырылды. Укучылар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнарга да өлгерделәр.

Бүген Олы Мишә урта мәктәбендә Ру стеле көне уңаеннан әдәби кичә үткәрелде. Кичәдә мәктәбебезнең яшь артистлары, яшь тел белгечләре катнашты.

 Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның иҗаты безне гомер буе озата бара. Аның әсәрләре төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә. Аның әкиятләре белән һәркем укырга өйрәнгәнче үк таныша башлый. Акция кысаларында Әбде авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә «Ода А.С. Пушкину» дип исемләнгән чара оештырды, ул шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында презентация, «Пушкин укыйбыз» флешмобы һәм А. С. Пушкинның әкиятләре буенча кызыклы викторина белән үрелеп барды.

Шул уңайдан мәдәният һәм ял паркына балалар китапханәсенең иң актив китап укучылары чакырылды. Алар белән «Я помню чудное мгновенье...» дип исемләнгән кычкырып укулар үткәрелде. Башта язучының кыскача тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды. Балалар Пушкин әсәрләреннән өзекләр укып кына калмады, викторина сорауларына да актив җавап бирде. Һәркем үз фикерен әйтте, Пушкинның яраткан шигырьләрен яттан сөйләделәр, әкиятләрен искә төшерделәр. Шулай ук, Теләче үзәк китапханәсенең уку залында күргәзмә куелды һәм укучылар белән бөек язучының иҗаты буенча әңгәмә үткәрелде.

Без - мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл яшьләре, атлар җигеп, 4 июнь көнне Сабантуй бәйрәме өчен бирнә җыйдык. Бу традиция буыннан - буынга күчеп, үз кыйммәтен югалтмыйча, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Традиция буенча, бүләк сыйфатында яшь кызлар чиккән кулъяулыклар, ә яшь киленнәр чиккән сөлгеләр бүләк иттеләр. Бу чара күңелле җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Бирнә җыючыларны киң күңелле авылдашларыбыз милли ризыклар һәм самавыр чәе белән сыйладылар.

1 июнь көнне «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре «Ирекле Волонтер» оешмасы белән берлектә Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрделәр. Бу көнне кунакларны әкият персонажлары каршы алды. Белгечләр төрле уеннар һәм күңел ачу оештырдылар.Чараның көтеп алынган кунагы аниматор булды. Бәйрәм ахырында балаларны туңдырма, азык-төлек җыелмасы һәм спонсордан күчтәнәчләр белән сыйладылар. Бер генә бала да бүләксез китмәде

5 июнь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның туган көненә багышлап «Читаем Пушкина сегодня» дип исемләнгән шигырь  конкурсы үткәрелде. Әлеге кичәдә җәйге сәламәтләндерү лагерендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Китапханәче Махмутова Г. В. язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды.  Китап күргәзмәсе буенча әдәби экскурсия үткәрелде.

Әлеге дата кысаларында Күкчә авыл китапханәсе клуб белән берлектә Пушкин әкиятләренең тылсымлы дөньясына сәяхәт оештырдылар. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. А.С. Пушкинның матур әкиятләрен укуда актив катнаштылар. Китапханәче балаларга бу бәйрәмнең барлыкка килүе турында сөйләде, А.С.Пушкинның рус теле үсешенә керткән өлеше, аның Ватанга һәм үз халкына булган мәхәббәте турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International