Һәр елны 6 июнь Россиядә Пушкин көне (Рус теле көне) буларак билгеләп үтелә.

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Шул уңайдан мәдәният һәм ял паркына балалар китапханәсенең иң актив китап укучылары чакырылды. Алар белән «Я помню чудное мгновенье...» дип исемләнгән кычкырып укулар үткәрелде. Башта язучының кыскача тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды. Балалар Пушкин әсәрләреннән өзекләр укып кына калмады, викторина сорауларына да актив җавап бирде. Һәркем үз фикерен әйтте, Пушкинның яраткан шигырьләрен яттан сөйләделәр, әкиятләрен искә төшерделәр. Шулай ук, Теләче үзәк китапханәсенең уку залында күргәзмә куелды һәм укучылар белән бөек язучының иҗаты буенча әңгәмә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International