5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне билгеләп үтелә.

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Россиядә әлеге көн экологлар бәйрәме буларак та үзенчәлекле. Бу бәйрәмнең төп максаты - әйләнә-тирә мөхитне саклау хакына һәм кешелек дөньясы исән калсын өчен табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт булдыру.

Бу бәйрәм - һәрберебез өчен тирә-юньдәге табигатьнең торышы турында уйланырга җирлек тудыра. Шул уңайдан Айдар авылы китапханәсе балалар өчен тематик чара уздырды. Аның барышында балалар экологиянең нәрсә икәнлеген, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга кирәклеген, кешенең әйләнә-тирә мөхиткә нинди йогынты ясавын һәм безнең уртак йортыбыз - Җир планетасын саклау өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Балалар экологик кагыйдәләр һәм гаҗәеп фактлар белән таныштылар, кешенең әйләнә-тирә мохиттән: һава, су, хуш исле болын, яфраклардан башка яши алмавын аңладылар. Балалар игътибарына «Җәй төсләрен җыйган  китаплар!” күргәзмәсе  тәкъдим ителде, алар күргәзмәне зур кызыксыну белән карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International